Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активистлары татар сыйныфларын ачуны сорап Татарстан җитәкчелегенә хат җибәргән


Яңа ачыласы мәктәптә Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы вәгъдә иткән татар сыйныфлары булмаячагы ачыкланган.

Чаллының бер төркем җәмәгать эшлеклеләре татар сыйныфлары ачылуын сорап республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән. Татарстан президенты Р.Миңнеханов, Дәүләт Шурасы рәисе Ф.Мөхәммәтшин һәм Мәгариф һәм фән министры Э.Фәттәховка җибәрелгән мөрәҗәгатьне татар активистлары Тәлгать Әхмәдишин, Фаик Хуҗин Һәм Дамир Шәйхетдин имзалаган.

“Быел Чаллы шәһәрендә 30нчы санлы яңа мәктәп ачылачак. Без әлеге мәктәп бинасының бер өлешен 2нче татар гимназиясенә өстәмә бина итеп тапшыруны сораган идек. Әмма ул вакыттагы Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Р.М. Хәлимов бу тәкъдимгә каршы чыкты һәм, шул ук вакытта, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан 2нче гимназиянең торышын тикшерергә килгән комиссия алдында, яңа ачыласы 30нчы мәктәптә татар сыйныфлары да ачылачак, дип белдерде”, - диелә хатта.

Ләкин мөрәҗәгать авторларына мәгълүм булганча, 30 нчы мәктәптә бер генә дә татар сыйныфы ачылмаячак икән. Татарча укырга теләүчеләргә якындагы 2нче татар гимназиясенә барырга киңәш итәләр. Тик гимназиянең үзендә урын җитми. Анда быел беренче сыйныфка әзерлек курсларына 4800 сум түләп йөргән йөздән артык татар баласын кабул итмичә, урыс мәктәпләренә китәргә мәҗбүр иттеләр.

“Бу балаларны, янәшәдәге 30нчы мәктәптә татар сыйныфлары ачып, шунда урнаштырырга була иде бит”, - белдерә борчуларын хат авторлары. Алар республика җитәкчелегеннән татар сыйныфлары ачу өчен хәлиткеч чаралар күрелүен үтенәләр.

XS
SM
MD
LG