Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:34

Татар бистәсен үстерү эшенә эшмәкәрләрне җәлеп итмәкчеләр


24 август Татар бистәсендә урнашкан сәүдәгәр Хәмит Сабитовның элекке утарында Кабан күлен төзекләндерү һәм Иске татар бистәсен үстерү фондын тәкъдим итү кичәсе булды. Татар зыялылары бистәдә татар рухын саклау кирәклеге турында ялкынлы чыгышлар ясады, вакыфны оештыручыдан кала акчаларын агызырга торучылар әлегә күренмәде.

Иске татар бистәсен үстерү һәм Кабан күле ярларын төзекләндерү фонды Татарстанның ресторан һәм кунакханә җитәкчеләре берләшмәсе җитәкчесе, атаклы рестораннар хуҗасы Зөфәр Гаязов башлангычы белән оештырылган.

Аны "Иске шәһәр" префектурасы белән бергә алып барылачак уртак проект дип тәкъдим иттеләр.

Фондны ачуга багышланган тантанада Татар бистәсе белән идарә иткән "Иске шәһәр" префектурасы башлыгы Марат Усманов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин, Татарстан президенты киңәшчесе Олеся Балтусова, Дәүләт шурасы депутатлары Разил Вәлиев, Илсур Һадиуллин, шагыйрьләр, язучылар, архитекторлар, Иске татар бистәсендә туып үскән кешеләр чакырылды.

Префект Марат Усманов Азатлыкка, фонд бистәдә үткәрелеп килә торган чараларны дәвам иттерү, бистәне җанландырып җибәрү, милли мәдәниятне җирле халыкка һәм туристларга күрсәтү өчен кирәк, дип аңлатты.

Мисал итеп ул инде болай да үткәрелеп килә торган татар язучыларына багышланган әдәби кичәләрне, Сабантуйга бүләкләр җыю чарасын атады. Усманов сүзләренчә, алга таба да шундый милли чаралар уздыру планлаштырыла. Шулай ук эшмәкәрләр ярдәме белән Кабан күлен чистартып тору, биналарны төзекләндерү, туристларны җәлеп итү өчен яңа корылмаларны кору да күз алдында тотыла.

Татар бистәсен үстерү фонды җитәкчесе Зөфәр Гаязов

Татар бистәсен үстерү фонды җитәкчесе Зөфәр Гаязов

Фондның идарәсенә татар зыялалары һәм активистлары чакырылырмы, әлегә билгеле түгел. Әмма алар бу тәкъдим итү кичәсендә булды һәм торгызу эшләрен ни рәвешле күрергә теләвен, хуплау сүзләрен үз чыгышларында әйтте.

Депутат, Татарстан дәүләт шурасының тел, фән, мәгариф комиссиясе рәисе Разил Вәлиев, төзекләндерүгә кадәр элекке татар бистәсен татар зиратының дәвамы кебек күз алдына китерүен уртаклашты һәм төзекләндерү барышында татар рухын саклау кирәклеген әйтте.

Бөтендөнья татар яшләр форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин Иске татар бистәсен нәшриятлар, мәдрәсәләр булган шәһәр татар мәдәнияте үзәге итеп күрергә теләвен әйтте.

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин үзенең чыгышында, Казанның чып-чын урыс шәһәре булуына ачынып, татар бистәсенең үткән гасыр башында кебек татар җанлы эшмәкәрләр тырышлыгы белән чын татар урынына әверелүенә өметен белдерде.

"Бер-ике урамны төзекләндереп кенә татар бистәсен кайтарып булмый, монда татарча сөйләшү булса, минем кебек шагыйрьләр яшәсә, анда татар рухы булса, шул вакытта ул татар бистәсе булыр" диде уп.

"Иске татар бистәсендә яшәүче төрле милләт кешеләре урамда гел татарча гына сөйләшеп йөриләр иде", дип искә алды яшьлек елларын Каюм Насыйри урамында туып үскән халык рәссамы Рушан Шәмсетдинов.

Ул чын мәгънәсендә ул вакыттагы татар бистәсен кайтару мөмкин түгел дип санаса да, аны төзекләндерү эшләрен алып баруны хуплый.

Шәмсетдинов Кабан күле буйларын төзекләндерү бәйгесендә җиңгән Кытай ширкәтенә түгел, ә татар җанын аңлаучы үзебезнең архитекторларга бирергә кирәк иде ди.

Тәкъдим итү кичәсендә әйтелгәнчә, яңа фонд Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендәге "Яңарыш" фонды мисалын күз алдына тотып эшләргә тырышачак. Әмма әлегә аның башында торган Зөфәр Гаязовтан кала акчаларын агызырга теләүчеләр күренмәде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG