Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия оппозициясе Төркия ярдәме белән Җәраблус шәһәрен контрольгә алды


Төркия танклары Сүриянең Җәраблус шәһәренә таба хәрәкәт итә
Төркия танклары Сүриянең Җәраблус шәһәренә таба хәрәкәт итә

Төркия, Сүриянең төньягын радикаль исламчылардан тулысынча азат иткәнче, анда сугыш алып барачагы турында белдерде.

Сүрия оппозициясе Төркия ярдәме белән илнең төньягындагы Җәраблус шәһәрен контрольгә алды. “Ислам дәүләте” төркеменең сугышчылары шәһәрдән куылды. Бу хакта Төркиянең саклану министры Фикри Ышык белдерә. Ул әйтүенчә, Анкара Сүриягә, илнең төньягын радикаль исламчылардан тулысынча азат иткәнче, ярдәм итеп торачак.

Элегрәк Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым Төркия гаскәрләре төбәктән радикаль исламчыларны гына түгел, көрд сугышчыларын да куып чыгарачак дигән иде. Анкара көрд сугышчан төркемнәрен Төркиядә шартлаулар оештыруда гаепли.

Чәршәмбе Төркия гаскәре Сүриянең Җәраблус шәһәрендә хәрби операция башлап җибәрде. Әлеге шәһәр Төркия белән чиктәш. Сүриянең чит ил эшләре министрлыгы бу гамәлләргә каршылык белдерде. Ул рәсми Анкараны Димәшкънең рөхсәтеннән башка төбәкне “басып алу”да гаепләде. Төркия исә, хәрби операция БМО низамнамәсе кысаларында уза, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG