Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарлыкны саклауда бөтен өмет дәүләттән гаиләгә күчә"


Владивостокта татар туе. Архив фотосы
Владивостокта татар туе. Архив фотосы

Татарлыкны саклап калу авырлашканнан-авырлаша бара. Рафаэль Мөхәмәтдинов дәүләт җитәкчеләренә өмет юк, татарлыкны саклаудагы бөтен бурыч аерым шәхескә һәм гаиләгә төшә дип саный.

Күптән түгел Русия президентының милләтара проектлар бәйгесе узды. Быел 20 проект грантка лаек дип табылды. Алар арасында Башкортстан урыслары соборы һәм Татар федераль милли мәдәни мохтарияте проектлары да бар. Башкорстан мәктәпләрендә башкорт телен укытуга каршы көрәшкән урыслар соборы Русия һәм Башкортстан халыклары арасында милләтара тынычлык һәм дуслыкны саклау һәм үстерү чарасын уздырачак икән. Моның өчен грант буларак 1,5 миллион сум бүленгән. Татар мохтарияте “Милли-мәдәни мохтариятнең Русия төбәкләрендә милләтара мөнәсәбәтләрен җайлаудагы роле һәм урыны” дигән конференция үткәрәчәк. Бу чарага грант буларак шулай ук 1,5 миллион сум каралган. Татарлар һәрвакыттагыча толерант булып калырга тырыша.

Бөтендөнья төрки халыклар ассамблеясе Координация шурасының әгъзасы Рафаэль Мөхәмәтдинов сүзләренчә, Татарстан җитәкчеләре әллә тавыш чыгудан шүрләп, әллә башка сәбәпләр аркасында татар телен чын мәгънәсендә дәүләт теле итәргә курка.

“Мондый вазгыятьтә безнең ике юлыбыз бар: я шул шовинистлар алдында элеккечә тәти, толерант булып кыланып үз телебезнең күз алдыбызда үлеп баруын күзәтеп утырырга, яисә телебезне саклап калу өчен кыю адымнар ясарга.

Татар телен дәүләт теле итеп эшләтеп җибәрү өчен конкрет чаралар, механизмнар, кануннар кирәк. Татарстан җитәкчеләре бу өлкәдә конкрет берни эшләми. Сүз һәрвакыт телне нинди ысул белән өйрәнү турында гына бара, ләкин бу нәрсәләр инде күптән эшләнеп килә. Төп шарт бит телне өйрәнү түгел, ә аның кирәклеге. Шул телне кулланмыйча яшәп булмаганда гына аңа ихтыяҗ туа. Мисал өчен, татарлар урыс телен бик тиз өйрәнгән, чөнки ул чыннан да дәүләт теле һәм аны белмичә Татарстанда яшәп булмый.

Рафаэль Мөхәмәтдинов
Рафаэль Мөхәмәтдинов

Татар теле дә мәҗбүри булмыйча аны беркем дә өйрәнмәячәк. Хәтта татар теле дәүләт теле дигән канунны чыгаручы Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары үзләре дә аны үтәми, күпчелеге татарча белсә дә алар утырышларда татарча чыгыш ясамый.

Мисал өчен, Казанда татар теле ярдәмендә кайсы өлкәдә акча эшләп була? Алар дүртәү генә: берсе – татар мәктәбе, анда укытучы татарча укытып акча эшли ала. Аннары телевидениедәге татар студиясе, каналлары һәм татар телендәге вакытлы матбугат, анда журналистлар эшли ала. Өченче урын – ул, эстрада, попса өлкәсе. Казанның үзендә генә 600-дән артык эстрада җырчысы татарча җырлап акча эшли. Дүртенчесе – дин өлкәсе. Муллалар халыкның дини ихтыяҗларын татар телендә канәгатьләндереп үзләренә ризык табалар. Шуның белән бетте. Матди тормышның башка өлкәләрендә татар теле белән бер сукыр тиен дә эшләп булмый.

Бердәм дәүләт имтиханы белән дә Татарстан дәүләт органнарына көрәшергә кирәк иде, чөнки бу хәзер татар мәгарифенә киртә куя. Алар аны эшләмәделәр. Әгәр Русиядә бер халыкка үз телендә БДИ бирергә ярый, ә башка милләтләргә ярамый икән, нинди тигезлек булсын. Димәк Конституция үтәлми, димәк бу кәгазьдә бер төрле, тормышта икенче төрле булып чыга. Без үз-зебезгә хуҗа түгел, шуңа Татарстан җитәкчеләре тавыш чыгарырга куркалардыр. Без бит тәртипле халык”, ди Мөхәмәтдинов.

Ул мондый шартларда татарларга сакланып калу өчен аерым шәхес һәм гаилә институтларына мөрәҗәгать итәргә булган. Аның фикеренчә, һәр гаилә ул бер дәүләт. Әгәр инде дәүләт җитәкчеләре татарлыкны саклап калуны кайгыртмый икән, инде бу бурыч аерым гаиләләргә кала.

“Гаилә һәм шәхес ул җәмгыятьнең иң кечкенә күзәнәге. Алар биш кагыйдә нигезендә яши башласа, аның милләте күтәреләчәк һәм көчле булачак.

  1. Баю, җирне һәм күчемсез милекне сатып алу.
  2. Белем һәм социаль дәрәҗәне күтәрү.
  3. Күп бала асрау (һәр гаиләдә кимендә 3-4 бала булырга тиеш).
  4. Татарлар үзара татарча гына сөйләшергә тиеш.
  5. Бер берсе белән дус яшәү, бер берсенә ярдәмгә килү.

Бу кагыйдәләр нигезендә яшәү Русиянең бер генә канунына да каршы килми. Аннары алга киткән милләтләрнең шактые шуннан файдалана да инде. Халык гаиләләрдән тора. Гаилә - безнең соңгы кирмәнебез. Дәүләт эшләми икән, гаилә эшләргә тиеш. Әйдәгез, гаиләләребезне меңләгән кечкенә дәүләтләргә әйләндерик. Һәр ир кеше гаиләнең президенты булсын. Дус гаиләләр җыеннарга берләшеп, шулай итеп җәмәгатьчелек фикере барлыкка килер иде. Һәр җыенның өч абруйлы кешесе: эшкуар, мулла һәм галим булырга тиеш.

XS
SM
MD
LG