Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ПАРНАСның Муса Җәлил төшкән реклам баннерларын шикаять иттеләр


ПАРНАС фиркасенең Казандагы реклам баннеры
ПАРНАС фиркасенең Казандагы реклам баннеры

Билбордларда төшерелгән халык шагыйрен күреп хурланган бер кеше Казан хакимиятенә шикаять язган.

Казанда ПАРНАСның Муса Җәлил рәсеме төшерелгән реклам баннерлары шикаять ителде. Бу турыда "Коммерсант" газетына фирканең Казан бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов белдерде. Аңа реклам агентлыгыннан шалтыратып, билбордларны алырга туры киләчәк дип әйткәннәр. “Муса Җәлил рәсемен күреп хурланган бер кешенең Казан хакимиятендә шикаяте теркәлгән”, - ди Шәмсетдинов.

Фирка билбордларында яугир-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле сурәте төшерелгән һәм “Азатлык өчен безгә үрнәк алырлык кеше бар. Азатлык өчен тавыш бирәбез” дип язылган.

Татарстан сайлау комиссиясендә исә ПАРНАС плакатларына килгән шикаять турында белмиләр. Анда "фирка материаллары төбәк комиссиясе белән килешенгән, барысы да канун буенча" дип әйттеләр.

Казан мэриясендә исә баннерны алу-алмау турында анык кына әйтмиләр.

XS
SM
MD
LG