Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татар җәмәгатьчелеге Вил Латыйпов белән хушлашты


Башкортстан татар милли хәрәкәте вәкиле Вил Латыйпов
Башкортстан татар милли хәрәкәте вәкиле Вил Латыйпов

Вил Латыйпов милли хәрәкәт үткәргән һәрбер чарада даими катнашып килде, урам җыеннарының, пикетларның үзәгендә булды.

Башкортстан татар җәмәгатьчелеге үзенең гаярь бер көрәшчесен югалтты – Вил Латыйпов бакыйлыка күчте. Бүген мәрхүмне соңгы юлга озату узды. Ул Уфаның көньяк зиратына җирләнде.

Вил Латыйпов Башкортстандагы татар милли хәрәкәте оешкан еллардан ук актив катнашып килде. Ул күп еллар Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы булып сайланды. Принципиальлеге, кыюлыгы белән аерылып торды. Милли хәрәкәт үткәргән һәрбер чарада даими катнашып килде, урам җыеннарының, пикетларның үзәгендә булды. Үзе дә ялгыз пикетлар уздырды.

Вил Латыйпов татар-башкорт дуслыгы өчен җан атучы кеше иде. Ике тугандаш милләт арасында милли тигезсезлек сәбәпле килеп туган каршылыкларны бетерү өчен җан атып яшәде.

Белешмә:

Вил Мөхәммәтнур улы Латыйпов 1956 елның 20 ноябрендә Башкортстанның Мәчетле районы Яңа Мөслим авылында дөньяга килә. Беренче сыйныфта укыганда әтисез калганнан соң гаиләләре берничә тапкыр яшәү урынын үзгәртә. Вил сигезенче сыйныфта Уфага килеп, Рәми Гарипов исемендәге 1нче башкорт гимназиясендә укый башлый. Хәрби хезмәттә була, Уфа нефть-техник университетын тәмамлаганнан соң төрле оешмаларда эшли. Ул төзелеш эшендә гади ташчыдан башлап барлык эшләрне дә үзләштерә. Күп еллар инженер, прораб булып эшли. Соңгы елларда төзелеш оешмаларының хокукларын мәхкәмәләрдә яклаучы буларак та тәҗрибә туплады.

XS
SM
MD
LG