Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:08

КПРФ, "Гадел Русия", ЛДПР вәкилләре Думага үтсә, Татарстан мәнфәгатьләрен якларга вәгъдә итә


Хафиз Миргалимов (сулда), Рушания Билгилдиева (уртада) һәм Марсель Габдрахманов (уңда)

Хафиз Миргалимов (сулда), Рушания Билгилдиева (уртада) һәм Марсель Габдрахманов (уңда)

Татарстан белән Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү хакындагы шартнәмә киләсе елда озынайтылырга һәм җыелган салым күбрәк республикада калырга тиеш. КПРФ, "Гадел Русия", ЛДПРның Татарстандагы вәкилләре әнә шул карашта.

Русия Думасы сайлавына өч атнадан азрак вакыт калды. Хәзер сәяси фиркаләр күбрәк тавыш җыю өчен халыкны үгетләү эше белән мәшгуль. КПРФ, "Гадел Русия", ЛДПР вәкилләре сайлауда Думага үтә алса Татарстан мәнфәгатьләрен кайгыртырмы? 2017 елның июлендә вакыты чыгачак Русия белән Татарстан арасындагы шартнамәне озайтуны якларлармы? Алар республикада җыелган салымны Мәскәү белән ничек бүлешү ягында? Дума мөнбәреннән татар телен яклый алырлармы? Азатлык әлеге сорауларга җавап эзләп әлеге өч фирканең Татарстандагы җитәкчеләре белән очрашты.

КПРФ: "35-40% салым Татарстанда калырга тиеш"

КПРФның Татарстан комитеты сәркатибе, Татарстан Дәүләт шурасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Русия белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү хакындагы шартнамәне озайту яклы.

"Беренчедән, шартнамә аз булса да эшли һәм Татарстанга ярдәм итә. Икенчедән, Конституция белән федераль кануннар арасында буталчыклар бар. Аларны тәңгәлләштерергә шартнамә булыша ала. Өченчедән, аның икътисади файдасы зур. Татарстан чит илләр белән элемтәләр урнаштыра алды. Без Төркия белән яхшы хезмәттәшлектә. Мәскәүдә дә, Татарстанда да кемгәдер бу документ ошамый. 2017 елда нинди генә күләмдә һәм эчтәлектә булмасын – шартнамә яңартылырга тиеш", ди Миргалимов.

Аның фикеренчә, шартнамәне озайткан вакытта, иң беренче чиратта, салым мәсьәләсен дә хәл итү кирәк. Хафиз әфәнде үзе төбәкләрне талап яшәүгә өйрәнгән Мәскәү Кремле сәясәтенә каршы. Республика халкыннан җыелган салымнар Татарстанда күбрәк калырга тиеш дип саный ул.

Татарстан президенты Русия хөкүмәтенә барып акча сорап йөри

"2015 елда республикада 762 млрд сум салым җыелган булса, шуның бары 25 проценты гына бездә калды. Бүген Татарстан президенты да, премьер-министр да, министрлар да Русия хөкүмәтенә барып, акча сорап йөриләр. Әгәр дә Русия федератив дәүләт төзисе килә икән, төбәкләр дә көчле булырга тиеш. Ким дигәндә, 30, яки 35-40 процент салым Татарстанда калырга тиеш. Акча "Садовое кольцо"да гына әйләнергә тиеш түгел. Шуңа да шартнамә, Конституция нигезендә яки казна аша канун аша салымнар системасына ачыклык кертергә кирәк", ди КПРФ вәкиле.

Миргалимов, намзәт буларак, Дума сайлавында катнаша. Депутат булган очракта, ул милли мәгариф системасына үзгәрешләр кертергә әзер булуын әйтте. Мәскәү тарафыннан Бердәм дәүләт имтиханын бары урыс телендә генә тапшырырга рөхсәт итү соңгы елларда ата-аналарда баларын урысча укытуга күчерү шаукымын көчәйтте. Бу уңайдан, Азатлык Миргалимовтан, канун чыгаручы орган буларак, федераль парламентта татар телен үстерү өчен нинди юллар тәкъдим итәр идегез, дип сорады.

БДИны бөтенләй бетерергә кирәк

"Ничек инде бала 11 ел татарча укып, Бердәм дәүләт имтиханын русча бирергә тиеш? Мин 1975 елда тарихтан имтиханны һәм иншаны татарча язып укырга кердем. Былтыр 138 бала аттестат ала алмады. Ә бит ата-аналар аларны 11 ел тәрбияләгән! Быел 134 бала аттестатсыз калды. Совет чорында мәктәпне тәмамлаучыларның 25-30 проценты гына югары уку йортларына, ә 65 проценты урта һөнәри уку йортына укырга керә иде. Шуңа күрә, БДИны бөтенләй бетерергә кирәк", ди Хафиз Миргалимов.

Шул ук вакытта Миргалимов Русия Дәүләт думасында Татарстанның сәяси көче җитәрлек булмавын да әйтә. "Безнең күп канун проектлары Думада кәрҗингә килеп төшә дә шунда ята. Узган чакырылышта бары 4 тәкъдим генә кабул ителде", дип сөйләде ул Азатлыкка.

"Гадел Русия": Суверенитет үз нәтиҗәсен бирә

"Гадел Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисәсе Рушания Билгилдиева да коммунистлар җитәкчесе фикерен хуплый. Республика җитәкчелеге 2017 елда тәмамланачак шартнамәне озайту өчен эшләргә тиеш, ди ул.

"Суверенитет кабул иткәнгә Татарстанда кешеләр яхшырак яши. Ульян, Киров өлкәләре, Удмуртия белән чагыштырсак, анда яшәү шартлары начаррак. Мин монда шартнамәнең файдасын күрәм", ди Билгилдиева.

Шулай да, 2007 елны искә төшерсәң, федераль парламентта шартнамәне озайту хакында сөйләшүләр алып барылган вакытта килешү документына нәкъ менә "Гадел Русия" фиркасе каршы чыккан иде. Фирка җитәкчесе, ул вакытта Русия Федерация шурасы рәисе булган Сергей Миронов Дәүләт Думасы аша узган шартнамәне кире борды. Нәтиҗәдә, Татарстан документны икенче тапкырдан соң гына кабул иттерә алды.

"Ул вакытта мин "Гадел Русия"дә түгел идем. Мин Сергей Михайловичка үз вакытында безнең республиканы якларга тиеш идең дип аңлаттым. Татарстан суверенитеты тәҗрибәсе үзенең уңай нәтиҗәсен күрсәтә. Төрле милләт вәкилләре: татар, рус, чуаш бер гаилә булып яши", ди Билгилдиева.

2017 елда Русия белән Татарстан арасындагы шартнамә тәмамланганда "Гадел Русия" фиркасенең республика бүлеге аны озайтуны яклап чыгачагын да белдерә ул. Алай гына түгел, ул шартнамәдә салымнарны республикада күбрәк калдыруга ирешергә кирәк ди.

"Татарстан көчле республика. Без күп эшлибез. Əмма җыелган салымнар Мәскәүгә китеп бара. Аннан алардан үз акчаларыбызны сорап йөрибез. Бу гадел түгел. Шуңа салымнар Татарстанда күбрәк калырга тиеш", ди Билгилдиева.

Татарстан үз мәгариф системасы белән яшәргә тиеш

Аның фикеренчә, бүген Мәскәүдән Татарстанга басым көчәя. Аеруча, милли мәгариф өлкәсендә. Шуңа да, булачак депутатлар татар телен яклап үз сүзен әйтергә тиеш, ди ул.

"Федераль үзәк татар телен укытуны азайтырга тели. Мин моңа каршы. Хәзер мәктәпләрдә рус телен укытуга күбрәк сәгатьләр бүлеп бирәләр. Татар теле элекегечә укытылмаска мөмкин. Нәтиҗәдә, балалар татарча да, русча да яхшы белмәячәк. Минемчә, һәр төбәк үзенең програмын төзеп, мәгариф системасын үзе хәл итәргә тиеш. Мин БДИны тыяр идем. Депутат булып сайлансам, республиканың мәнфәгатьләрен яклаячакмын", дип сөйләде ул Азатлыкка.

ЛДПР да шартнамәне хуплый, татар теленә каршы

"Әгәр безнең халык әлеге шартнамә белән яшисе килә икән, без аны яклаячакбыз. Думага үтсәм, мин халыкның мәнфәгатьләрен якларга әзер. ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский безгә республикадагы милли үзенчәлекне исәптә тотып эшләргә куша", дип сөйли ЛДПРның Татарстандагы координаторы Марсель Габдрахманов.

Аның фикеренчә дә, Татарстанга калган салым күләме зуррак булырга тиеш.

Салымнар үзебездә күбрәк калырга тиеш

"Без күп салымнарны Мәскәүгә юллыйбыз. Безгә Мәскәүдән акча сорап йөрмәс өчен салымнар республикада күбрәк калырга тиеш. Хәзер Татарстаннан сайланган "Бердәм Русия" депутатларының төп эш нәтиҗәсе буларак, кемнең күпме республикага акча кайтара алуы күрсәткеч булып тора. Ләкин бу дөрес түгел. Депутат канун кабул итәргә, халык өчен тырышырга тиеш. Казна баетыр өчен генә депутат түгел әле ул. Шуңа бездә салымнар күбрәк калырга тиеш", ди Марсель Габдрахманов.

Шул ук вакытта ЛДПР вәкиле мәктәпләрдә татар телен рус теле белән тигез дәрәҗәдә укытылуын хупламый.

"Минем туганнарым арасында укытучылар бар. Алардан рус һәм татар теле ничек укытылуын сорыйм. Кайдадыр тигез, ә кайдадыр татарчаны күбрәк укыталар. Нәрсәгә татар телен руслар, башка халыклар да өйрәнергә тиеш? Совет берлегендә безгә татар теле факультатив кына укытылды. Мин бит барыбер телне онытмадым. Гореф-гадәтләрне беләм. Шәһәрдә элмә такталар татарча язылган. Мәчетләр бар. Махсус мәктәп, институтлар эшли.

Татар телен укыту мәҗбүри булырга тиеш түгел

Мин ЛДПРның Татарстандагы җитәкчесе буларак, президент аппаратындагы иҗтимагый-дини оешмалар бүлегенә баргач, алар белән татарча сөйләшәм. Әмма дәүләт хезмәткәрләре татарча белмәүләрен әйтеп, русчага күчә. Алар да шулай дип әйткәч, кемгә кирәк ул татар теле? Мәктәпләрдә татар телен чамадан тыш күп укыталар. Ул мәҗбүри булырга тиеш түгел", дип сөйләде Азатлыкка Марсель Габдрахманов.

* * * *

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов быел апрель аенда Азатлыкка шартнамәне озайту эшләре башланмаганга ишарәләп "Әлегә вакыт бар", дип әйткән иде.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шартнамәне яңарту эшләренә сайлаудан соң ныклап тотыначакларын әйтә. 28 июньдә булган матбугат очрашуында ул "яңа вәкаләтләргә дәгъва кылмыйбыз, әмма бу документ озайтылырга тиеш" дип белдерде. Мөхәммәтшин шартнамәне Татарстанга гына түгел, Русия өчен дә бик мөһим документ дип тә атады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG