Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда таратылучы мәктәп көндәлекләрендә татарларны басып алучылар дип атаганнар


Кырымтатарларны басып алучылар дип атаучы көндәлек дәфтәре битенең фотосы
Кырымтатарларны басып алучылар дип атаучы көндәлек дәфтәре битенең фотосы

Русия пропагандачылары фикеренчә, узган гасырның 90нчы елларында кырымтатарлары “Украина түрәләренең ирек бирүе аркасында һәм Төркия финанс ярдәме белән” Кырымны яулап алганнар.

Кырым укучыларына 1 сентябрьдә бушка тапшырылачак көндәлекләрдә кырымтатарларны басып алучылар дип атаганнар. Бу турыда үзенең Фейсбук сәхифәсендә Русия публицисты Юрий Христензен белдереп, әлеге көндәлектән бер фото урнаштыра.

Көндәлекләргә башка күп төрле мәгълүмат белән беррәттән ярымутрауның кыскача тарихы да кергән. Анда әйтелгәнчә, "1991 елда кырымтатарлары арасында милләтчелек рухы күтәрелә һәм алар әкренләп Кырымны басып ала башлый. Ярымутрауны яулау Украина түрәләренең юл куюы һәм Төркия хакимиятенең идеологик һәм финанс ярдәме белән башкарыла", -дип тә язылган.

Кырымда Русия пропагандасы ярымутрау аннексияләгәннән соң чәчәк ата башлый.

XS
SM
MD
LG