Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия паралимпиячеләрен кышкы Уеннарга да кертмәячәкләр


Көньяк Кореядә 2018 елда узачак Паралимпия уеннарының эмблемасы
Көньяк Кореядә 2018 елда узачак Паралимпия уеннарының эмблемасы

Кышкы Паралимпиада Көньяк Кореяда 2018 елда узачак

Халыкара паралимпия комитеты һәм Спорт арбитраж мәхкәмәсенең карары 2018 елда Көньяк Кореяда узачак кышкы Уеннарга да кагыла. Бу хакта Русия паралимпия комитетының ил җыелма такымнарын әзерләү үзәгенә җибәрелгән хатта әйтелә. Шулай итеп, Русия спортчылары ике Паралимпиядә дә катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм кала.

7 августта Халыкара паралимпия комитеты Русия җыелмасын Паралимпия уеннарыннан читләштергән иде. Соңрак әлеге карарны Лозаннада Спорт арбитраж мәхкәмәсе (СAS) раслады. Читләштерүнең сәбәбе - Русия спортчыларының допинг куллануы. Владимир Путин исә Паралимпия уеннарыннан читләштерелгән Русия җыелма такымы өчен махсус ярышлар булдырачагы турында вәгъдә бирде.

XS
SM
MD
LG