Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:09

Халебтә “Ислам дәүләте” төркеменең төп идеологларының берсе үтерелгән


"Ислам дәүләте" төркеме төп идеологларының берсе Әбу Мөхәммәт Әл-Аднани

"Ислам дәүләте" төркеме төп идеологларының берсе Әбу Мөхәммәт Әл-Аднани

Ул радикалларны ялгыз һөҗүмнәр оештырырга чакырып йөргән булган

Сүриянең Халеб шәһәрендә “Ислам дәүләте” террорчы төркеменең төп идеологларының берсе юк ителгән. Бу хакта исламчыларның эшчәнлеген тикшерүче SITE халыкара оешмасы хәбәр итә.

АКШ саклану министрлыгы белдерүенчә, халыкара коалиция көчләре әл-Аднанине үтерү максатыннан Әл-Баб шәһәре тирәсендә һава һөҗүме оештыра. Һөҗүм нәтиҗәләрен тикшерү әле дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Әбу Мөхәммәт әл-Аднани “Ислам дәүләте” төркеменең басу командирларының берсе булган. Шул ук вакытта ул матбугат сәркатибе ролен дә үтәгән. Радикалларны көнбатыш илләрдә ялгыз һөҗүмнәр оештыруга чакырып йөргән.

Август аенда Американың пилотсыз очкычы ярдәмендә “Ислам дәүләте” төркеменең Әфганстан белән Пакыстандагы башлыгы үтерелгән иде. Элегрәк Сүриядә төркем җитәкчесенең иң якын киңәшчесе Әбү Умар аш-Шишани һәлак булды.

XS
SM
MD
LG