Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан бәйсезлегенең 25 еллыгын уздыра


Шул вакыт эчендә илдә дүрт башлык алышынды

Бүген Кыргызстан ил бәйсезлегенең 25 еллыгын бәйрәм итә. Илнең төп мәйданында хәрби парад уздырыла. Анда 1,5 меңләп хәрби катнаша һәм хәрби техника күрсәтелә. Хәрби парад шулай ук Ош шәһәрендә дә үтә. Көндез бөтен ил буйлап төрле бәйрәм чаралары оештырылачак.

АКШ илчесе Шейла Гуолтни Кыргызстанны бәйсезлек көне белән кыргыз телендә котлады. Бу хакта KNEWS хәбәр итә.

Кыргызстан бәйсезлеген 1991 елның 31 августында алды. Беренче президенты булып Аскар Акаев сайланган иде. 15 елдан артык идарә иткәннән соң ул 2005 елгы инкыйлаб вакытында хакимияттән бәреп төшерелде. Кыргызстанның икенче президенты итеп шул ук елны Курманбәк Бакыев сайланды. Ул да 2010 елгы инкыйлаб вакытында куылды.

2010 елның 27 июнендә халык референдумы нәтиҗәсендә президент сайлауларына кадәр ил башлыгы итеп Роза Отунбаева сайланды. 2011 елдан бирле Кыргызстан белән Алмазбәк Атамбаев идарә итә.

XS
SM
MD
LG