Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда җәзаларны үтәтү федераль хезмәте полковнигы үлемен тикшерү бара


Илгиз Низамов мәете көндез Кама Тамагы бистәсендәге йортында табылган.

Татарстанда җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең полковнигы Илгиз Низамов кичә Кама Тамагы бистәсендәге йортында табылган. Күкрәгендә пуля эзләре булган Низамов үз-үзенә кул салган дип исәпләнә. Мәет янында полковник исеменә теркәлгән ау мылтыгы да табылган. Низамов бернинди дә язу калдырмаган. Татарстан тикшерү комитеты әлеге үлемнең сәбәпләрен ачыклый.

Билгеле булганча, әле бу көннәрдә генә Уфада 24 яшьлек полиция тикшерүчесе Илгизәр Ишмөхәммәтов җитәкчелекнең гаделсез мөнәсәбәте турында видео төшергән һәм үз-үзенә кул салган иде.

XS
SM
MD
LG