Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда ял итүчеләр өйләренә мәшәкатьле юллар белән кайта


Акмәчетнең тимер юл вокзалы
Акмәчетнең тимер юл вокзалы

Кайчандыр ял итүчеләрне миллионлап кабул иткән Акмәчетнең тимер юл вокзалы Кырым аннексиясеннән соң тулаем туктап калган хәлдә калды. Юлчылар күренми диярлек, вокзал буш. Акмәчет һава аланыннан да тик Русия шәһәрләренә очып була, ләкин очкычлар соңара.

Элек-электән Кырымда ял итүчеләр август ахырларында җыенып, мәктәп башланганчы кайтырга тырышалар иде. Шул сәбәптән август ахырында Акмәчеттәге тимер юл вокзалы, һава аланы да өйләренә ашыккан ял итүчеләр белән шыгрым тулы була иде.

Кырым аннексиясеннән соң заманалар үзгәрде. Акмәчет һава аланыннан очкычлар хәзер тик Русия шәһәрләренә оча, ләкин һава аланында очкычлар берничә сәгать, хәтта тәүлек буе соңга калып очканы быел инде гадәткә керде. Җәйнең иң кызу вакытында кешеләр эсседән интегеп нишләячәкләрен белми тордылар. 1 сентябрьгә кайтырга тырышкан Кырым кунакларының да шул сәбәптән мәшәкатьләре шул ук.

Җирле электричкаларга билет алучылар
Җирле электричкаларга билет алучылар

Кайчандыр ял итүчеләрне миллионлап кабул иткән һәм озаткан Акмәчетнең тимер юл вокзалы исә бүген тулаем туктап калган хәлдә. Акмәчеттән Украина чигенә кадәр 150 чакрым булса да, анда тимер юл аша чыгып булмый. Акмәчеттәге тимер юл вокзалында кеше юк дәрәҗәдә, җәдвәлдә тик Джанкой, Акъяр (Севастополь), Кизләү (Евпатория) якларына Акмәчеттән йөргән электричкалар ачылган. Тышкы дөнья белән тимер юл аша Кырымның барлык элемтәләре туктаган.

Тимер юлда эшләүчеләр дә шактый кыскартылган, кассалар ябык, проводниклар, машинистлар, тимерьюлчылар, хәтта вокзалда себерүчеләр дә күренми, элек микрофоннан минут саен яңгыраган игъланнар да ишетелми. Украина заманында Украинаның Днепр буе тимер юлына караган Кырым тимер юлы хәзер инде Русия тимер юлларына карый.

Вокзалдагы кафелар эшләми
Вокзалдагы кафелар эшләми

Вокзалның көтү заллары ачык булса да, анда көтүчеләр дә, озатучылар да юк. Кеше булмагач, вокзалда элек сәүдә иткән нокталар, төрле киосклар, кечкенә кафелар, кибетләр бикле, кече бизнес монда тулаем туктап калган. Украина заманында ял итүчеләрне каршылаган туристик агентлыкларның, санаторийларның вәкилләре дә күренми, килгән-киткән кунакларны кармакка эләктереп кычкырып йөргән таксистларның монда хәзер эзе дә юк. Тирә-як тып-тыныч. Ләкин вокзал бинасының биеклегенә шаккатып карап торган, җәдвәлне фотога төшергән бер ир кешенең каршысына дәррәү каяндыр бер полиция хезмәткәре белән хәрби киемдә кеше килеп басты.

Кырымдагы поездларның килү-китү җәдвәле
Кырымдагы поездларның килү-китү җәдвәле

– Кемсез, исемегез, кая торасыз, ни өчен төшерәсез, бу режимлы объект, дигән сораулар һәм кисәтүләр яуды. Теге кеше нәрсәгә очраганын аңламыйча каушап калды. Әйе, хәзер Кырымда бер гаепсездән гаепле булып калу ихтималы зур, хәтта вокзал бинасын фотога төшергәнең өчен дә. Русиядән Кырымга килгән бу кеше моны белмәгән ахрысы.

Җирле электричкаларга билет сатылган кассалар алдындагы мәйданчык
Җирле электричкаларга билет сатылган кассалар алдындагы мәйданчык

Вокзалның барлык билет сату кассаларыннан тик берсе ачык. Интегеп утырган кассирның алдына килүче бармы-юкмы – билгесез. Бу кассада заманында шактый реклам ясалган “единый билет” дигән билетны сатып алырга мөмкин икән. Тик бу билет дигән нәрсә белән файдаланучылар күпме икәне билгесез. Бу билетны алган кеше, мәсәлән, Казаннан поездка утырып Анапага йә Краснодарга килергә тиеш, аннары автобуска утырып Кавказ порты паромына хәтле килеп паромга утырып диңгездән Керичка уза, аннан тагын автобуска утырып Кырымның Ялта, Акъяр, Кефе (Феодосия) Акмәчет, Судак шәһәрләренә бара ала. Кайту юлы да шундый мәшәкатьле һәм озын. Һава торышы начар булса, ягъни диңгездә дулкынлар купса, паром да туктап кала.

Юлчылар өчен зал
Юлчылар өчен зал

Акмәчет вокзалында эшләгән билет кассасы алдына барганда анда бер хатын билет сатып алганын күреп, Краснодарга йә Анапага хәтле билет бәясе күпме дип сорадым. "Белмим, мин тимер юлда эшлим, безгә билетлар бушлай", диде ул. Касса янында башка бер кеше юк иде. Шулай итеп, кайчандыр бу вакытта кеше белән шыгрым тулы булган Кырымның тимер юл вокзалы тирән йокыга ауган кеше кебек кайчан уяначагын белмичә йоклый сыман.

Белешмә: Казан-Анапа поездына билет бәясе - 3781 сумнан башлана, Анапа-Казан билетының бәясе -3598 сум. Поезд юлда 45 сәгать йөри. Шулай ук Казан-Краснодар поезды да йөри, тик бәяләр башка.

Автобус-паром-автобус бердәм билетларының бәяләре төрле: Анапа-Акмәчет - 590 сум, Судак - 540 сум, Кефе (Феодосия) - 460 сум, Ялта - 700 сум, Акъяр (Севастополь), Кизләү (Евпатория) - 690 сум, Керич - 380 сум.

XS
SM
MD
LG