Accessibility links

Левада: "Бердәм Русия" һәм Дмитрий Медведевның рейтингы төшә


Дума сайлауларына өч атна калганда "Бердәм Русия"фиркасенең рейтингы кинәт төшеп киткән, дип хәбәр итә "Левада" мәгълүматларына сылтама белән "Ведомости".

Хакимият фиркасенә тавыш бирергә әзер русияләр саны бөтен сораштырылучылар арасында 39 проценттан 31 процентка, сайлауларга мотлак рәвештә килергә җыенучылар арасында 57 проценттан 50 процентка төшкән, дип яза "Ведомости" "Левада" үзәгенә таянып.

Сораштыруда 48 төбәктән 1600 кеше катнашкан. Ул 2016 елның 26-29 августында өйдән-өйгә йөреп шәхси әңгәмә рәешендә уздырылган.

Шулай ук Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның да рейтингы сизелерлек төшә (55 проценттан 48 процентка). Русия президенты Владимир Путин рейтингы исә үзгәрешсез кала (82%).

Бөтрусия халык фикерен өйрәнү үзәге дә бердәмрусиялеләрнең рейтингы бераз төшүен билгели. Бу күренеш инде берничә ай дәвам итә.

XS
SM
MD
LG