Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:25

Активистлар Сталин шәхесенә карата булган ялгыш мөнәсәбәт белән килешә алмауларын белдерә.

Татарстанның "Милли-азатлык хәрәкәте" (Национально-освободительное движение) активистлары Казанда Иосиф Сталин һәйкәлен кую өчен акча җыя башламакчы. Социаль челтәрләрдә әлеге идеяне алга сөрүче төркем барлыкка килгән. Аның башлап йөрүчесе Равил Гарифуллин фикеренчә, “кешеләр бөек халыкның бөек әйдәүчесенә тәкыя куеп, шул чорга ихтирам күрсәтү мөмкинлегеннән мәхрүм булмаска тиеш”.

Төркемнең әгъзалары Сталин шәхесенә карата булган ялгыш мөнәсәбәт белән килешә алмауларын белдерә. Илнең алга китешен алар Сталин исеме белән бәйли һәм шәһәр халкын әлеге хәрәкәткә кушылырга чакыра, дип яза “Независимая газета”.

Күптән түгел Азатлыкка балалар язучысы Ләлә Гыймадиева Сталин чорын сагыну коточкыч мәгънәсезлек, тиран ысуллары белән тәртипсезлекне бетереп булмый дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG