Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:05

Нусрет Джемилев: "Үзбәкстаннан Кырымга кырымтатарларның кайтуы катлауланды"


Кырымга Үзбәкстандагы кырымтатар үзәге рәисе Нусрет Джемилев килеп китте. Ул Үзбәкстанда калган кырымтатарларның тормышы хакында Азатлыкка сөйләде.

Үзбәкстандагы кырымтатар үзәгенең рәисе Нусрет Джемилев белдергәнчә, хәзер Урта Азиядә, катнаш гаиләләр белән бергә 20-25 меңгә якын кырымтатары яши икән.

– Үзбәкстандагы кырымтатарларның Кырым белән ниндидер элемтәләре бармы?

– Очкычлар Кырымга йөрмәсә дә, алар төрле юллар белән, башка шәһәрләр аша Кырымга туганнарына йөриләр.

– Кырымнан мәгълүматларны алар ничек ала, АТР кырымтатар телеканалы Ташкентта күрсәтәме?

– АТР күрсәтә, аны иярчен аша һәммә кырымтатарлар карый дияргә мөмкин. Кырым хәбәрләрен интернеттан да алалар. Без, әлбәттә, Кырымда кырымтатарларның тормышы ничек барганыны белеп торырга омтылабыз.

– Анда яшәүче кырымтатарларның карашлары нинди? Алар Кырым яклымы, Украина йә Русия яклымы?

– АТР каналын карагач, хәзер күбрәк Украина яклы булып китәләр кешеләр. Бара-бара кешеләргә АТР зур тәэсир итә, алар шундый тапшырулар әзерлиләр, мин әйтер идем кешеләр зомбилашкан кебек булалар. Шулай итеп кешеләр Украинаны якларга тырышалар. Ләкин Русияне электән яклаганнары кебек аның яклаучылары да бар.

– Димәк, бу мәсьәләдә төрле, хәтта бер-берсенә каршы булган карашлар бар?

– Әйе, 50гә 50 дисәм, ялгышмамдыр.

– Сөргенлек урыннарында яшәүчеләрнең нинди проблемнары бар, алар Кырымга кайтырга телиләрме?

– Күпчелек кешенең Кырымга кайтырга теләге бар, ләкин кайту матди сәбәпләрдән катлаулы мәсьәләгә әвәрелә. Үзбәкстанда пенсинерларның пенсияләре дә зур түгел.

– Үзбәкстаннан Кырымга кайтырга теләгән кырымтатарларга Кырымда Русия ватандашлыгын алуы мөмкинме, бу мәсьәлә ничек хәл ителә?

– Кырымтатарларга бернинди ташламалар юк, гомуми рәвештә ватандашлыкны алырга туры килә. Үзбәкстаннан Кырымга кырымтатарларның кайтуы катлауланды.

– Кырым Украинада булганда Үзбәкстанда Украина илчелегендә кырымтатарларга Украина ватандашлыгын алу мөмкинлеге бар иде. Шул ватандашлык белән алар мәсьәләләрне хәл иткәнче Үзбәкстанда кала иделәр. Кырым Русия кулына узгач, Русия моны хисапка алып аларга Русия ватандашлыгын бирәме?

– Үзбәкстанда Украин ватандашлыгын алган кырымтатарларга Украинаның чит ил паспорты бирелә иде. Кешеләр Кырымга кайткач, бу паспорт аша икенче гомумграждан украин паспортын алалар иде. Шулай итеп, алар Украина ватандашы була иде. Бүген исә Русия мондый украин чит ил паспортлары булган кырымтатарлардан Кырымга нинди катнашы булганын исбатлауны таләп итә. Әгәр әти-әниең Кырымнан булса, Кырымга бәйле бертуганнарың булса, ләкин алар инде вафат булган булса, тиешле органнар мондый исбатлауны танымыйлар. Кешеләр төрле юллар белән бу мәсьәләне айлар, еллар буе хәл итергә тиеш булалар. Ә бу мәсьәлә хәл ителмичә, ул Кырымга өй әйберләре белән контейнер җибәреп булмый.

Менә якында минем танышым РВП (вакытлыча тору өчен ризалык) алды. Ә инде 5 тонналык контейнерны тимер юл аша Үзбәкстаннан җибәрү өчен бер платформада җиде контейнер булырга тиеш. Менә шул җиде контейнер тупланганчы платформаны тотып торалар.

– Кырым белән турыдан-туры тимер юл элемтәсе юк бит, контейнерларны ничек җибәрәләр?

– Юк шул. Русия аша порт Кавказга юллыйлар паром аша. Минем дустымның контейнеры шулай итеп ике айга якын юлда йөрде, Керчь паромыннан Акмәчеткә килде. Монда да теге белешмәне китер, теге кәгазьне китер дип йөгерттеләр.

– Бу мәсьәләне ничек хәл итергә мөмкин?

– Мине 2015 елның ноябрь аенда Мәскәүгә Русия ватандашлары конгрессына барырга күндерделәр. Мин анда бу мәсьәләне күтәреп чыгыш ясаган идем.

– Ә кем сезне анда барырга күндерде?

– Үзбәкстандагы Русия илчелеге кырымтатарларга ничектер бердән игътибар итә башлады. Үзләренең чараларына безне чакырып торалар. Без элеккечә Үзбәкстандагы Украина илчелеге белән дә эш итәбез. Икесе дә безне чакырып торалар чараларга. Без икесенә дә барабыз.

– Сез Кырымга кайтучы кырымтатарлар алдында торган мәсьәләләрне Кырым хакимияте алдында күтәрмәдегезме?

– Мин Кырым хакимиятендә утырган Ремзи Ильясов, Заур Смирнов алдында күтәрдем бу мәсьәләләрне. Алар хәл итергә тырыштылар, ләкин нәтиҗәле булмады, күп нәрсә алардан тормый бит. Мәскәүдә конгресста Русия ватандашлыгын Кырымда кабул итү мәсьәләсен күтәргән соң, ниндидер үзгәрешләр башланыр кебек тоела миңа.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG