Accessibility links

Кайнар хәбәр

Августның төп кинопремьералары


"Йорт хайваннарның серле тормышы" мультфильмыннан күренеш
"Йорт хайваннарның серле тормышы" мультфильмыннан күренеш

Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме ай дәвамында чыккан игътибарга лаеклы фильмнарны барлый һәм киләсе айга бара алырлык киноларны киңәш итә.

Август ае кино белән бай булмады. Җәй ахырына прокатка зур премьералар чыгармыйлар анысы, шулай да игътибарны җәлеп итә торган фильмнар булды. Берничә кызыклы премьераны билгеләп узыйк.

"Йорт хайваннарның серле тормышы"

Шәрехләүне беренче чиратта гаилә белән карый алырлык, мәгънәле фильмнан башлыйк. Август аенда бу категориядә "Йорт хайваннарның серле тормышы" ("The Secret Life of Pets") мультфильмы җиңә. Матур төшерелгән, бераз баналь һәм беркатлы, тик сөйкемле сюжет белән бу мультипликацион фильмны балалар белән рәхәтләнеп карарга мөмкин.

Йорт хайваннары хуҗалары булмаган вакытта нишли? Фильм Макс исемле эт маҗаралары ярдәмендә бу сорауга җавап бирә. Хайваннарның үзләрен кешечә һәм әдәп кысаларында тотулары көләргә мәҗбүр итә, күңелле хисләр уята.

Illumination студиясенең бу иҗат җимеше "Уенчыклар хикәясен" ("Toy Story") хәтерләтә. Иң мөһиме – ул яхшылыкка, дуслыкка, бер-береңне яратып, хөрмәт итеп яшәүгә өйрәтә.

"Суицид төркеме"

Бу фильмны игелеккә чакыручы дип атап булмый. Премьера шау-шу тудырды һәм кассалы булды. Русиядә 16+ рейтингы белән чыккан "Суицид төркеме" ("Suicide Squad​") фильмының җанатарлары шактый күп, алар, нигездә – комикс һәм суперкаһарманнар турында фильмнарны яратучылар. Бу фильм турында Русия Мәдәният министры: "Безнең фильмнар Һоливудтан үтеп кергән "Суицид төркеме" сыман чүп-чардан нык аерыла ", дип белдерде.

Сюжет мондыйрак: төрмәдә утырган куркыныч һәм бераз акылдан язган җинаятьчеләрне җыеп, аларга корал тоттыралар. АКШ хөкүмәте аларны серле эшкә җибәрә. Югалтырлык берниләре дә булмаган бу антикаһарманнар ахыргача барырга мәҗбүр була.

"Пит драконы"

Бу фильм табигатьтә туып үскән балаларның маҗараларын үз итүчеләргә кызык булачак. Маугли тарихына охшаш "Пит драконы" ("Pete's Dragon​") фильмы урманда туып үскән егет хакында. Фэнтези таләбе нигезендә фильмда Питның дусты – яшел аҗдаха. Ул барысыннан да курка. Әкият белән чынбарлык үрелеп барган бу фильмны гаилә белән карап киңәш ителә.

Сентябрь аенда кинога нинди фильмнарга барып була? "Джейсон Борн" турында яңа триллер чыкты. Бөтен дөньяның явыз көчләренә каршы көрәшкән агент ролен танылган Мэтт Дэймон башкара. Тарихи драма яратучыларга "Бен-Гур" исемле Тимур Бекмамбетов фильмы кызыклы булыр. Ай уртасында бөтен дөньяга танылган Эдвард Сноуден турында "Сноуден " биографик драмасы кинопрокатка чыгуы көтелә, төп рольне Джозеф Гордон-Левитт башкарачак.

Хатын-кызлар аудиториясе өчен "Бриджит Джонс" фильмының өченче кисәге кызык булса, ир-атлар өчен иң көтелгән фильм – "Искитәрлек 7" фильмы. Бу – бер шәһәрчектә яшәүчеләрне кимсеткән юлбасарларга каршы көчрәшкән җиде каһарман хакында тарих.

Ай ахырына исә Николь Кидман, Джеймс Франко, Роберт Паттинсон кебек йолдызлар катнашында әз билгеле булган "Чүл патшабикәсе"н кинопремьерсы көтелә. Бу – Көнчыгышны өйрәнгән инглиз язучысы Гертруда Белл турында тарихи биография.

Бу фильмнар арасыннан кайсысы уңышлысы булыр? Бу хакта Азатлыкның "Киноханә" сәхифәсенең киләсе язмасында укыгыз.

XS
SM
MD
LG