Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан хакимияте: Ислам Кәримовның хәле авырайган


Ташкент урамнарында байраклар алынган.
Ташкент урамнарында байраклар алынган.

Ташкент урамнарыннан бөтен байракларны алганнар дигән мәгълүмат бар.

Август ахырында башына кан савып хастаханәгә эләккән Үзбәкстан президенты Ислам Кәримовның хәле кискенләшкән. Бу хакта бүген иртән Үзбәкстан хакимияте хәбәр итте. Белдерүне бервакытта берничә дәүләт телевидениесе һәм радиостанциясе укып ишеттергән.

Reuters агентлыгы өч дипломатик чыганакка таянып, Кәримов үлгән дип хәбәр итте.

Азатлыкның үзбәк редакциясе хәбәр иткәнчә, Ташкент урамнарыннан бөтен байраклар алынган. Кәримовның туган ягы Сәмәркандка республиканың премьер-министры Шәүкәт Мирзияев килгән.

Үзбәкстан белән 25 ел идарә иткән 78 яшьлек Ислам Кәримов август ахырында башына кан савып хастахәнәгә эләккән иде. Моңа кадәр аның сәламәтлеге турында рәсми мәгълүмат бирелмәде.

XS
SM
MD
LG