Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русиягә яңа санкцияләр кертте. Исемлектә Татарстан һәм Башкортстан оешмалары да бар


Санкцияләр исемлегенә “Газпром”ның 46 оешмасы, шул исәптән Татарстанның “Газпром Трансгаз Казан” һәм Башкортстанның “Газпром Трансгаз Уфа” оешмалары да кергән.

АКШның финанс министрлыгы Русиягә яңа санкцияләр кертте. Бу юлы исемлеккә “Газпром”ның 46 оешмасы һәм Кырымда Керич күперен төзүче оешмалар кергән. “Газпром Трансгаз Казан” белән “Газпром Трансгаз Уфа” да бу исемлектә. Бу хакта РИА Новости яза.

Исемлектә шулай ук Донбасс һәм Кырымның берничә түрәсе дә бар.

Чикләүләр 1 октябрьдән гамәлгә керәчәк. АКШ финанс министрлыгы белдергәнчә, санкцияләр Украинадагы каршылык аркасында кертелгән. "Санкцияләр америка җитәкчелегенең Русиянең Кырымны оккупацияләвенә мөнәсәбәтен күрсәтә. Ярымутрауны аннексияләүне кабул итүгә кискен каршы киләбез”, - диелә финанс министрлыгы хәбәрендә.

Исемлеккә эләккән кешеләрнең һәм оешмаларның активлары “туңдырылачак”, АКШ оешмаларына алар белән эшмәкәрлек алып бару тыелачак.

XS
SM
MD
LG