Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:37

Кырымтатар журналисты өендә тентү узды


Кырымтатар журналисты Эльмаз Абдулвәлиева.

Кырымтатар журналисты Эльмаз Абдулвәлиева.

Адвокат Җәмил Темишев белдерүенчә, иминлек хезмәте журналистның ата-анасы эше нигезендә килгән

Бүген иртән Русиянең Кырымдагы махсус хезмәт вәкилләре Crimean Tatars интернет порталы журналисты Эльмаз Абдулвәлиева йортының ишеген бәреп кереп, бернинди документ та күрсәтмичә тентү ясарга тотынганннар. Бу хакта Фейсбукта журналист, җәмгать эшлеклесе Лилия Буджурова хәбәр итә.

Crimean Tatars сайты августта эшли башлаган. Ул кырымтатарларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, теленә һәм тарихына багышлана..

Соңрак адвокат Җәмил Темишев Крым.Реалии сайтына белдергәнчә, тентүчеләр Эльмаз Абдулвәлиева янына түгел, ә аның ата-анасына килгән. Тентү ниндидер бер хуҗалык эше нигезендә башкарылган. Әлеге вакыйга сәясәт белән бәйле түгел, ди адвокат.

2015 елдда ярымутрауда ATR медиахолдингының ATR һәм Lale телеканаллары, “Мәйдан” радиосы ябылган иде. Әлеге адымны АКШ, Европа берлеге, Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы, Amnesty International гаепләп чыкты.

2016 елда Кырымда бик күп тентүләр узды, шул исәптән берничә журналист фатирларында да. Унлаган кырым матбугат чаралары Украинада теркәлеп эшләргә мәҗбүр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG