Accessibility links

Пакыстандагы шартлауда 12 кеше һәлак булган


Җирле халык шартлау булган урынны карый.
Җирле халык шартлау булган урынны карый.

Пакыстанның төньяк-көнбатышында интихарчылар ике шартлау оештырган.

Reuters агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген Пакыстанның төньяк-көнбатышындагы шартлауларда ким дигәндә 12 кеше һәлак булган, дистәләгәнчә кеше яраланган. Баштарак Мардан шәһәрендә мәхкәмә бинасы янында бер шартлау булган дип хәбәр ителә. Соңрак шунда ук тагын бер, көчлерәк, шартлау ишетелә. Икесе дә интихарчылар тарафыннан башкарылган.

Әлеге һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны “Җәмәгать үл-Ахрар” төркеме үз өстенә алган. Бу – Пакыстан талибларыннан аерылып чыккан төркем.

XS
SM
MD
LG