Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:07

"Төмән хакимиятләре Искер мемориал комплексын юкка чыгармакчы була"


"Искер мемориал комплексы"нда мәчет төзелеше

"Искер мемориал комплексы"нда мәчет төзелеше

"Мирас" оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Төмән өлкәсе хакимиятләре "Искер мемориал комплексы"н да, "Искер-Җыен" фестивален дә юкка чыгарырга тырыша дип белдерә.

Себер ханлыгы башкаласы Искер шәһәре булган урын янында "Искер мемориал комплексы"н төзүче һәм тугыз ел дәвамында "Искер-Җыен" фестивале, себертатарлары тарихына багышланган фәнни-гамәли конференцияләр үткәрүче "Мирас" оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова хакимиятләрнең үзләренә каршы көрәш башлавын белдерә.

"Хакимиятләр "Мирас"ның "Искер мемориал комплексы" өчен алган биләмәнең аренда мөддәтен озайттырмаячак, анда төзелеп килә торган мәчетне һәм төзелеп беткән башка корылмаларны сүттерәчәк һәм бу җирләрне тендор үткәреп башка бер оешмага тапшырырга җыена дигән сүзләр миңа килеп иреште. Әмма мин соңгы чиккә кадәр торачакмын, "Искер мемориал комплексы" (алга таба "Искер") саклап калу һәм аны ахырына кадәр төзеп бетерү өчен бөтен көчемне куячакмын. Бары тик мәхкәмә аша гына эш итәчәкмен", ди Шәмстединова.

Луиза Шәмсетдинова

Луиза Шәмсетдинова

Аның сүзләренчә, 31 август көнне Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитетында "Искер" язмышына багышланган киңәшмә үткән. Бу киңәшмәдә Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе, Төмән өлкәсе татарлары конгрессы, диния идарәсе вәкилләре һәм комитет түрәләре катнашкан.

"Киңәшмәгә бер көн кала минем электрон адреска хат килгән булган, әмма мин 30 августта арбитраж мәхкәмәдә булып ул хатны күрмәгәнмен. Җавап булмагач, комитеттан миңа шалтырата ала иделәр бит. Миннән башка "Искер" язмышын ничек тикшерә алсыннар инде алар?", дип аптыравын белдерде Шәмстединова. Аның сүзләренчә, хакимиятләр бу киңәшмәне үткәреп төрле татар оешмаларын "Мирас" белән чәкештермәкче була.

Мәчет төзелешендә гел ярдәм итеп килгән кешегә басым башланганын да белдерә Луиза ханым. Аны милләтләр эшләре комитетына чакырып мәчетне төзеп азапланмаска кушканнар, "Мирас"ның бу җирләр өчен арендасы бетә дип кисәткәннәр.

2007 елның декабрендә "Мирас" "Искер"не төзү өчен өч һектар җирне өч елга арендага ала. 2016 елның октябрендә аренда бетә. Гариза язылса да, район хакимияте аны яңартудан баш тарта. "Әгәр аренданы озайтмасалар, барыбер мәхкәмәләшәчәкбез һәм без җиңәчәкбез", ди Шәмстединова. Кулларында мәчет төзелеше һәм башка биналар өчен бөтен документларның да булуын белдерә ул.

5-7 август Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә IX халыкара "Искер-җыен" фестивале узды. 6 августта "Искер мемориал комплексы"на килгән татарлар "Шәехләр аллеясы" дип аталган урынны коймалар белән әйләндереп алып, капкасына тимер йозак асканга бик аптырый. Шәехләрнең рухаларына дога укыр өчен күпчелек халык капка астыннан үтә. Бу аллея "Мирас" оешмасы арендага алган җирдә түгел, ә Соляное авылының урыс зираты кырыенда. Шәмсетдинова койманы кем коруын белмәвен әйтә. "Искер-Җыен" алдыннан халык шәехләрнең астаналарына үтә алсын өчен капкаларны ачу кирәк дип район хакимиятенә ялына, әмма беркем дә бу эшне эшләми.

"Искер-Җыен"га килгәннәр "Шәехләр аллеясы"на капка астыннан үтә

"Искер-Җыен"га килгәннәр "Шәехләр аллеясы"на капка астыннан үтә

Фестиваль тәмамланып бер-ике көн дә узмый, Шәмстединова сүзләренчә, аңа милләтләр эшләре комитеты җитәкчесе Евгений Воробьевтан хат килеп төшә. Анда "күрше-тирәдәге авыллар һәм җыенга килгән җәмәгать эшлеклеләре арасында низаг чыга язган" дип язылган була. "Мирас" җитәкчелеген янәсе җыенда катнашканнар урыс зиратын тотып алган койманы алып ташлаган дип тә гаепләргә тырыша.

"Искер-Җыен" вакытында полиция, юл иминлеге, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре килеп кизү тора. Беркем белән дә бернинди низаг та чыкмый. Шәмсетдинова сүзләренчә, кем беләндер ниндидер каршылык булу, әйткәләшү бернинди документларда да теркәлмәгән. Әле күптән түгел генә Луиза ханым "Искер" тирәсендәге авыллар кергән җирле хакимият башлыгы белән дә сөйләшкән. Ул да ниндидер низаг булуы турында ишетмәвен белдергән. "Хакимиятләр мине экстремизмда гаепләү өчен хәзер төрле юллар эзли", ди Шәмсетдинова.

Милләтләр эшләр комитеты утырышына бер көн кала, 30 августта Шәмсетдинова Төмән арбитраж мәхкәмәсендә була. Анда Тубол районы кадастр пулатының "Искер мемориал комплексы" биләмәләре дөрес түгел, ул кечерәк дигән карары канунсыз дип табыла.

2016 елның апрель ахырында Тубыл прокуратурасы "урыс зиратын юл белән тәэмин итәргә" тиеш дип, район хакимиятен мәхкәмәгә шикаять итә. Мәхкәмә "хакимият юл белән тәэмин итәргә тиеш" дигән карар чыгара. Шуннан хакимиятләр "Искер мемориал комплексы" җирләрен 11 метрга күчерергә, бу җирләр аша зиратка бара торган юл үтә, дигән карар чыгарган була. "Мирас", үз ягыннан, кадастр пулаты биргән белешмә дөрес түгел дип арбитраж мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә һәм ота.

Азатлык, Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитетына хат юллап, "Искер мемориал комплексы" белән килеп туган хәлләргә хакимиятләр ягыннан да аңлатма сорады. Җавап булуга, Азатлык укучыларын таныштырырбыз.

5-7 август Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендәге "Мирас" иҗтимагый оешмасы элекке Себер ханлыгы башкаласы урынында Искер җыены уздырды. Анда "Искернең тарихи язмышы" исемле бөтенрусия фәнни-гамәли конференция, фестивальдә катнашучыларның гала-концерты, төрле мәдәни чаралар һәм экскурсияләр оештырылды. Әлеге чаралар мизгелләрен Азатлык фотогалереясеннән карагыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG