Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар кызы-2016 бәйгесендә Башкортстан кызы җиңде


Җиңүче Башкорстан кызы Эдельвейс Ихсанованы Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм бәйгенең төп оештыручысы, Чиләбе татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова котлый
Җиңүче Башкорстан кызы Эдельвейс Ихсанованы Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм бәйгенең төп оештыручысы, Чиләбе татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова котлый

Татар дөнясын ду китереп, быел да Чиләбедә бик купшы тамаша уздырып, татар дөнясының иң булган, иң уңган, иң чибәр кызын сайладылар. 3 сентябрь көнне Чиләбедә дистәләрчә кеше сыйдырышлы тамашалар залында "Татар кызы-2016" халыкара бәйгесенең финал ярышы үтте. Анда Башкорстаннан Эдельвейс Ихсанова җиңде. Аның белән бергә финалга чыккан 14 кызның һәркайсы "Иң зирәк", "Иң нәзәкатьле", "Иң җитез", "Иң тормыш сөючән" кебек аерым исемнәр алды.

"Татар кызы -2016" бәйгесе быел халыкара статуста үткәрелә дип игълан ителде, чөнки быел бәйгегә Русиян төбәкләреннән тыш Казакъстан һәм Латвиядән дә катнашучылар кушылды. Әлеге елда Кырымнан да бер катнашучы булды, әмма ул Русия төбәген вәкиллек итте.

3 сентябрь көнне бәйгенең финал өлешенә килеп җиткән 14 кыз, Казанда үткән ярымфинал ярышларында сайлап алынган иде. Август башында алар туган телне, тарих һәм әдәбиятны никадәр белүләрен, кул эшләренә һәм милли ашлар пешерүгә никадәр оста булуларын күрсәтте. Шушы бәйгеләрдә үз төбәкләрендә "Татар кызы" бәйгесендә җиңеп чыккан 24 кыздан 14е сайлап алынды.

Шулай итеп финалга Төмән, Томски, Чиләбе, Рига, Петербур, Чиләбе, Актүбә һәм башка шәһәр һәм авыллардан берсеннән-берсе чибәр, уңган кыз ярышты. Алар Чиләбедә бергә җыелып 10 көн өстәмә сынаулар үтеп бәйгенең финал өлешенә әзерләнде.

Бу елгы чара Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланды һәм финал тамашасы шигырьләр һәм әкиятләр белән үрелеп барды. Финал тамашасында гадәти милли костюм, милли бию ярышларыннан тыш, тагын спорт ярышы да булды, кызлар катлаулы номерлар куюда да катнашты.

Биюләр Татарстанның дәүләт җыр һәм бию анссамбле белән бергә куелды, тамашачыларны "Голос" тамашасы җиңүчесе Динә Гарипова, Башкорстаннан татар эстрадасының популяр артисты Айдар Галимов үз җырлары белән рухландырып торды.

Татарстаннан бәйгегә президент Рөстәм Миңңнеханов көтелсә дә, республикадан рәсми төркем парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә килде. Анда мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм башка рәсми кешеләр керде.

Татар кызы 2016 бәйгесенең җиңүчесе итеп Башкорстаннан Эдельвейс Ихсанова танылды. Ул Башкорстанда да шундый ук бәйгедә җиңгән иде.

Җиңүче бер генә дип саналса да, финалга кадәр барып җиткән 14 кызга аерым исем һәм иганәчеләрдән, реклама йөзеннән финанс ярдәм күрсәткән аерым ширкәтләрдән аерым бүләк бирелде. Шулай итеп һәр чибәркәй үз төбәгенә кызыл тасма белән кайтып китә.

1. Иң зирәк кыз - Алсу Хафиз (Төмән өлкәсе, Төмән)

2. Иң сөйкемле кыз - Сиринә Садыйкова (Чиләбе өлкәсе, Чиләбе) ​

3. Иң тормыш сөючән кыз - Лилия Газишина (Латвия, Рига). Лилия бәйгенең рәсми интернет сәхифәсендә барган тавыш бирүдә җиңде. Тамаша барган мизгелдә аның өчен 1020 бал бирелгән иде

4. Иң гүзәл кыз - Эльвира Насыйбуллина (Казакъстан, Актүбә)

5. Иң илһамлы кыз - Лиана Гайнетдинова (Удмуртия, Ижау)

6. Иң серле кыз - Айгөл Шәмсиева, (Томски өлкәсе, Томски)

7. Иң нәзәкатьле кыз - Гөлчәчәк Хәбибуллина (Ставрополь өлкәсе, Кече Барханчак авылы)

8. Иң нурлы йөзле кыз - Эдельвейс Ихсанова (Башкортстан, Уфа)

9. Иң сәләтле кыз - Эдаль Сәит-Аблаева, (Кырым Республикасы, Симферополь шәһәре)

10. Иң җитез кыз - Оксана Сариева (Әстерхан)

11. Иң тырыш кыз - Светлана Габбасова (Мәскәү)

12. Иң ялкынлы кыз - Вероника Кантуганова (Пермь крае, Барда авылы)

13. Сандугач телле кыз - Адилә Заһидуллина (Ленинград өлкәсе, Петербур).

14. Камиллек иясе - Эльвина Нәҗипова (Казан) шулай ук татар телен иң камил белүче кыз буларак та Бөтендөнья Татар конгрессыннан бүләк алды.

"Татар кызы - 2016" бәйгесе нигез салучы һәм төп оештыручы булган Чиләбе татар конгрессы Башкорма комитеты башлыгы Лена Колесникова Чиләбедә булган матбугат очрашуларында бу татарларның гореф-гадәтләрен саклауга багышланган иң уңышлы иҗтимагый проект булып тора дип белдерде. Әмма бәйге бер иҗтимагый оешма көчләре белән генә үткәрелми.

"Татар кызы-2016" бәйгесненең интернет сәхифәсе хәбәр иткәнчә, чара Чиләбе губернаторы, өлкә хөкүмәте һәм Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы, күпсанлы иганәчеләр ярдәме белән уздырыла.

XS
SM
MD
LG