Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:24

Ирина Хакамада 12 елдан соң кире сәясәткә әйләнеп кайта. Үсеш фиркасе (Партия Роста) сафларын тулыландарган күренекле оппозиционер белән Казанда очрашу узды. Сәясәтче икътисади фаразлар, милли республикалар, Путин турында фикерләрен җиткерде.

Русиянең бурычлары зур түгел, ләкин чыгымнары гаять зур: Сүриядә хәрби операцияләр, Кырымдагы мәшәкатьләр, төрле олимпиадалар, дөнья беренчелекләре, ришвәтчелек. Бездә бит бәясенә караганда юллар да алтыннан яки бриллианттан ясалган.

Хәзер Мәскәүдә –​ зур гауга. Анда шундый евроремонт ясадылар. "Потемкин авыллары" барлыкка килде. Башта "Аһ, нинди матурлык!" дисең. Әмма плитәләргә бассаң, төшеп китә, яңгыр саен Мәскәүне су баса... Агачларны кисеп бетерделәр. Сәбәбе – ришвәтчелек. Аның аркасында төзелешкә бәйсез инженерлар җәлеп ителми.

Сез –​ бәхетле, сездә хакимият Кытайдагы кебек. Демократия юк, ләкин хакимияттә барыбер сәяси намус, җаваплылык бар. Төбәкнең үсүен телиләр. Мәскәү белән чагыштырганда Татарстанда эшләр күпкә яхшырак.

10-15 елдан нефтьнең актуальлеге бетәчәк. Күрерсез, Viber, WhatsApp булмаячак, элемтә гомумән бушлай булачак. Шул вакытта да нефтьне эшкәртүгә ихтыяҗ үсәчәк. Ә чи нефтьнең кирәге калмаячак.

Хәзер Русиянең бай төбәкләре федераль үзәккә акча җибәрә, шулай итеп фәкыйрь төбәкләрне туендыра. Татарстан да күпләрне туендырып ята. Болай дәвам итсәк, ул төбәкләр бөтенләй ялкауланып бетәчәк. "Ни өчен без тырышырга тиеш соң әле?", диячәк. Алар өчен иң мөһиме – Мәскәү белән яхшы мөнәсәбәттә булу. XIX гасырда, мәсәлән, керемнең 30 проценты керем генә үзәккә киткән, калган 70не губерния үз бюджетына калдырган. Хәзер дә шуңа якынлашырга кирәк, шул вакытта гына дотацияләнүче төбәкләр калмаячак. Нефть булмаган төбәкләр күршеләреннән сатып алып эшкәртү белән шөгыльләнергә, инновацияләрне үстерергә тиеш. Яшьләр дә Мәскәүгә агылуны туктатачак.

Бездә Җириновскийның алга барган милли республикаларны богалау принцибы әле дә эшли. Аның максаты – империяне саклау. Империяләр бит нәкъ менә провинцияләрне сыгу аркасында җимерелә. Ә аңа иътисади иреклек, тиешле дәрәҗәдә бәйсезлек бирсәң, дәүләт ныгый гына.

Фәнне, гыйльми институтларны мәсхәрәләргә, кимсетергә ярамый. "Сез эшләгез, уйлап чыгарыгыз, ә ул уйлап чыгарган әйберләрне без сатарбыз, акчасы безгә булыр" дип эш итәргә ярамый. Түрәләр фәнне сатып акча эшләде, шуңа хәзер галимнәрнең аларга ышанычы юк.

Кече һәм урта бизнес элек тә, хәзер дә иң элек салым түләүче, бюджетны баетучы буларак исәпләнә иде. Бу –​ хата. Бу хатаны күп илләр инде төзәтте. Кече бизнес – ул иң элек эш урынын тәэмин итүче. Болай булганда халыкның акчасы була, сатып алу мөмкинлеге арта, икътисадның башка өлкәләре җанлана, баланс барлыкка килә. Хәзерге кебек кече бизнесны салым түләүче буларак тоту, аны җентекләп тикшерү, салым түләттерү, аның "шәүлә астында" эшләүгә этәрә, салым түләмичә эш итүне уйлый башлыйлар.

Путинны алыштырырлык кеше юк. Шул ук вакытта һәр халык үз җитәкчесенә лаеклы. Халык күпме тели, җитәкче шулкадәр хөкем итә. Халык үз җитәкчесе өчен җавап та тотачак. Халыкның 85 %ы Путинны яклый. Владимир Путинга альтернатива күрмим. Кем? Алексей Навальный президент булсынмы? Көлке бит бу!

Бүгенге 13 процентлы ипотека һәм торакның артык югары бәяләре –​ зур проблем. Сәбәбе – төзелеш ширкәтләре арасында көндәшлек булмау, монополия хөкем сөрә. Алар төзеп куялар да, сату булмаса да көтеп утыралар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG