Accessibility links

Төркия гаскәре Сүрия чикләреннән "Ислам дәүләте" төркемен кысрыклап чыгарды


Төркия-Сүрия чигендә Төркия дивар төзи, август, 2016
Төркия-Сүрия чигендә Төркия дивар төзи, август, 2016

Төркиянең премьер-министры Бинали Йылдырым сүзләренчә, Сүрия-төрек чигендә исламчы төркемнәр контрольдә тоткан бер генә җир дә калмаган.

Төркиянең премьер-министры Бинали Йылдырым белдерүенчә, төрек гаскәрләре һәм Сүрия кораллы оппозициясе “Ислам дәүләте” экстремистик төркемен чик буеннан кысрыклап чыгарган. Шулай итеп, Йылдырым сүзләренчә, Сүрия-Төркия чигендә исламчы төркемнәр контроле астында булган бер генә җир дә калмаган. Бу хакта ул Диярбакыр шәһәренә килгәч, милли телевидениедән чыгыш ясаган.

Чик буйларын контрольдә тотуны югалткач, “Ислам дәүләте” төркеме башка илләр белән элемтәдә тору мөмкинлеген дә югалтты, дип саный Сүриянең Кеше хокуклары торышын күзәтү үзәге.

Төркия Сүриядә 24 августта хәрби чаралар башлаган иде. Сүриянең төньягында “ясалма” дәүләт барлыкка килүенә юл куярга җыенмыйбыз, дип белдерде Төркия хакимияте башлыгы.

Кичә АКШ президенты Барак Обама Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга “Төркия белән Сүрия чикләрен куркынычтан сакларга” кирәклеген әйткән иде. Алар Кытайда Ханчжой шәһәрендә G20 саммиты кысаларында очраштылар. Обама шулай ук АКШның Төркиядә дәүләт түнтәрелешен гаепләп чыгуларын һәм аны оештыручыларны җавапка тарттыруда ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде.

Әнкара берничә тапкыр Вашингтоннан АКШта яшәүче Фәтхулла Гүләнне тапшыруларын сораган иде. Эрдоган аны Төркиядәге түнтәрелешнең оештыручысы дип саный. Вашингтон исә Гүләннең гаепле булуына дәлилләр таләп итә.

XS
SM
MD
LG