Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда халыкара ислам археологиясе конгрессы узачак


Татарстан фәннәр академиясе
Татарстан фәннәр академиясе

Конференция июнь аенда узарга тиеш иде. Ләкин аны "яхшы вакытлар җиткәнчегә кадәр" кичектереп тордылар.

26-28 сентябрьдә Казанда беренче тапкыр халыкара ислам археологиясе конгрессы узачак. Әлеге конгресс мөһим фәнни проектларның нәтиҗәләрен күрсәтү, ислам археологиясен өйрәнүче галимнәрнең аралашу мәйданы булып тора.

Чараны Татарстан Фәннәр академиясенең Альфред Халиков исемендәге Археология институты оештыра. Шулай ук Русия фәннәр академиясенең Археология институты, Көнчыгышны өйрәнү институты, Дәүләт Эрмитажы, КФУ, Русия тарих җәмгыятенең Казан бүлекчәсе белән хезмәттәшлек итү каралган.

Ислам археологиясенә кагылышлы форумнар дөньяда узып тора. Ә Казанда мондый чара беренче тапкыр оештырылачак. Оештыру комитетына Русия, Казакъстан, Азәрбайҗан һәм Украинадан 60тан артык галим катнашырга теләк белдергән. Русиянең тарих һәм исламны өйрәнүче төп институтлар вәкилләре дә булачак. Азәрбайҗан һәм Казакъстанның берничә уку йорты һәм музей вәкилләре конгресста катнашырга теләк белдергән.

Ислам археологиясе конгрессы быел июньдә узарга тиеш иде. Әмма күчерелде. Археолог Фаяз Хуҗин: "Бу конференция мөнбәрен дә үзебезнең фикерләрне – төрки-татар тамырларның тирәнлеген дәлилләү өчен файдаланачакбыз", дигән иде.

Археология институты директоры Айрат Сыйтдиков конференцияне күчерүне "яхшы вакытлар җиткәнчегә кадәр" дип аңлатты. Моның сәбәбе конгресста Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте фәнни тикшеренү үзәге – ИРСИКА мөдире Халит Эренның килергә җыенуы белән бәйле булырга мөмкин. ИРСИКА баш фатиры Истанбулда урнашкан, ә ул вакытта Сүриядә хәрби очкыч бәреп төшерелгәннән соң Төркия һәм Русия арасындагы мөнәсәбәтләр киеренке иде.

XS
SM
MD
LG