Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:42

"Яһүдләр язмышы татар тарихы белән бергә язылып барган"


4 сентябрь Казанда V халыкара яһүд музыкасы фестивале тәмамланды. Без оештыручылардан фестиваль турында, бүген яһүдләргә карата мөнәсәбәтне белештек. "Көнкүрештә антисемитизм бар инде ул, булган һәм һәрвакыт булачак. Иң мөһиме дәүләт дәрәҗәсенә менмәсен", ди оештыручыларның берсе Эдуард Туманский.

2-4 сентябрьдә Татарстан башкаласында бишенче тапкыр үткән яһүд музыкасы фестиваленең ябылу тантанасын Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкләгән "Мирас" татар инструменталь ансамбле чыгышы белән башлап оештыручылар татарлар белән тыгыз элемтәдә булуларын күрсәттеләр. Уникс залы тамашачылар белән шыгрым тулы булмаса да, 600ләп кеше арасында татар шәхесләре дә күренде. Алар республикада сигез-ун меңләп яһүд яшәвен истә тотып, аларның үзләренчә, җанлы, бердәм көч белән фестиваль үткәрүләренә соклануларын әйттеләр.

“Яһүдләр язмышы татар тарихы белән бергә язылып барган. Аларның тарихы фаҗигале: безнең тормыш драма булса, аларныкы трагедия. Алар күргәнне безгә күрергә язмасын. Яһүдләр – акыллы, сәләтле халык. Безгә алардан бик күп нәрсәгә өйрәнәсе бар. Бердәм булып яшәүләре генә ни тора!

Татарстанда, Казанда аларга мөнәсәбәт һәрвакыт әйбәт булды. Без бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәдек, охшаш, якын итәрлек якларыбыз күп бит”, дип уртаклашты галим Энгел Таһиров. Аның сүзләренчә, башкалада яһүдләргә дусларча караш булуын әлеге фестиваль дә исбатлап тора.

Русия төбәкләреннән, Израиль, Украина, Англия, Белоруссия, Казакъстан һәм башка илләрдән килгән дистәләгән иҗади яһүдләрне Казан халкы көчле алкышлар белән каршы алды. Алай да фестивальне оештыручылар Азатлык хәбәрчесенә илдә мөнәсәбәтнең бик үк әйбәт булмавын да таныды.

“Көнкүрештә антисемитизм бар инде ул, булган һәм һәрвакыт булачак. Кемгәдер яһүдләр ошый, кемгәдер юк. Нишлисең инде? Иң мөһиме дәүләт дәрәҗәсенә менмәсен. Казанда антисемитизм юк дип әйтеп була. Яһүдләр Украинада университетка керә алмаса, Казанга киләделәр. Фестивальне оештыруда Татарстан президенты да, гади халык та булышты. Бу безнең уртак иҗат җимешебе”, диде оештыручыларның берсе, Казандагы “Симха” ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эудард Туманский. Яһүд музыкасы фестиваленең быелгы бюджетын әйтәсе килмәде аның, мин иҗади ягына гына җаваплы дип игътибарны читкә юнәлтте.

Әлеге чарада Киев белән Казанны берләштерүчеләр дә табылды. Киев музыканты Митяның әти-әнисе Татарстан башкаласында яши. Казанга кайтмау сәбәбе гади – Киев тамашачысы яһүд музыкасын казанга караганда күбрәк ярата икән.

“Без, яһүдләр, дөресен генә әйткәндә, күптән ассимиляцияләндек. Без идиш телендә сөйләшәбез, ул ивритка охшамаган, Европа яһүдләре теле. Тик телебезне онытып барабыз, мәдәниятебездән дә ераклаштык. Без уйнаган клезмер музыкасы да тарихка кереп бара инде. Әлегә без яшәгәнгә яши”, ди музыкант Митя Герасимов. Ул иҗат төркеме белән Киевтан Казанга килгәндә “юл газапларына” очрауларын да сөйләде. Аларга башта Киевтан Минскига, аннан Мәскәүгә, Мәскәүдән Татарстан башкаласына очарга туры килә. Чөнки Русия Кырымны басып алгач, Украина белән Русия арасында туры һава бәйләнешләре тукталды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG