Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:18

Татарстанның Югары мәхкәмәсе Мортазинның дәгъвасын кире какты


Ирек Мортазин һәм Раушания Билгилдиева

Ирек Мортазин һәм Раушания Билгилдиева

Ул сайлау кәгазьләрендәге “Гадел Русия” фиркасе намзәте Раушания Билгилдиева турындагы мәгълүматка ачыклык кертүне сораган иде.

Бүген 6 сентябрьдә Татарстанның Югары мәхкәмәсе “Яблоко” фиркасе намзәте Ирек Мортазинның дәгъвасын кире какты. Ул сайлау кәгазьләрендәге “Гадел Русия” фиркасе намзәте Раушания Билгилдиева турындагы мәгълүматка ачыклык кертүне сораган иде.

Ирек Мортазин үз гаризасында белдерүенчә, Раушания Билгилдиева эш урынын дөрес күрсәтмәгән. Кәгазьләрдә ул “Справедливое ЖКХ” халык кулланучылар хокукларын яклау Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасының идарә рәисе булып эшли дип язылган. “Ләкин бу Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРЮЛ) алынган мәгълүматка каршы килә, биредә “Справедливое ЖКХ” оешмасын бөтенләй икенче кеше җитәкли дип күрсәтелгән. Шул ук реестр нигезендә, Билгилдиева гамәлдә булган тагын ким дигәндә ике оешмада ликвидатор вазифасын башкара, ди Мортазин. Ул моны да сайлау кәгазьләренә кертүне таләп итә. Бу - "Комлы Ковали" бакча берлеге һәм "Радужный" коттедж бистәләре җәмгыяте. Ләкин хөкемдар Мотазинның дәгъваларын канәгатьләндерми.

“Мин Билгилдиеваны сайлаулардан бөтенләй төшереп калдыру яклы түгел. Татарстан халкының сайлау мөмкинлеге булсын. Ләкин тавыш бирүчеләр намзәтләр турында барысын да белергә тиеш”, - ди Ирек Мортазин.

Узган атнада "Гадел Русия" намзәте Раушания Билгилдиева мөрәҗәгате нигезендә Татарстан Югары мәхкәмәсе Ирек Мортазинны сайлауалды кампаниясеннән төшереп калдырды. Ләкин ул һаман намзәт булып кала бирә, чөнки Мортазин, мәхкәмә карары белән килешмичә, Русиянең Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG