Accessibility links

Үзбәкстан татарлары: үзбәкләшкәне дә, урыслашканы да бар


Үзбәкстандагы татар яшьләре Казанга Татар яшьләре форумына килгәч. 2016 ел.
Үзбәкстандагы татар яшьләре Казанга Татар яшьләре форумына килгәч. 2016 ел.

Үзбәкстанда яшәүче татарлар моңарчы үзләрен үги хис итмәгән. "Син - татар" дип төрттерүче юк иде, ди алар.

Сишәмбедә Русия президенты Владимир Путин 2 сентябрь көнне вафат булган Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов каберенә чәчәкләр салды. Ул Кәримов җирләнгән Сәмәрканд шәһәрендә Кытайдан G20 саммытыннан кайтканда тукталды. Аны Үзбәкстан премьер-министры Шәүкәт Мирзияев озата йөрде.

Путинның әлеге гамәлен Ташкенттагы татарларның күбесе хуплап социаль челтәрләрдә фикерләрен белдерә башлады. Гомумән Үзбәкстанда яшәүче татарларның күбесе Кәримов вафатыннан соң аның режимы турында сөйләргә курыкты.

Кайчандыр Үзбәкстанда яшәгән һәм Татарстанга күчеп кайткан Айрат Габдуллинның туганнары әле дә Ташкентта яши.

Айрат Габдуллин
Айрат Габдуллин

"Хастаханәләрдә дә барысы да түләүле, эш юк. Кем килсә дә Кәримовтан начаррак булмас, диләр. Президент булып премьер-министр Шәүкәт Мирзияев билгеләнәчәк дип сөйлиләр икән. Ул үзе Таҗикстан ягыннан. Аның үги әнисе татар. (Фергана.ру язуынча, Мирзияев үги әнисе белән үскән һәм әле дә аралашып тора – ред.).

Зур үзгәрешләр булмас диләр, бары Русия белән элемтәне тыгызрак урнаштыру яхшырак дигән фикердә торалар. Илнең иминлеген саклау мөһим, чөнки Әфганстан ягыннан исламчылар үтеп керү куркынычы зур. Әфганстан белән ике арада күпер генә бар бит. Елга аша йөзеп чыгуы да ихтимал. Быел җитмәсә корылык булды", ди ул.

Үзенең исемен атарга теләмәгән һәм күптән түгел Казанга күчеп кайткан бер татар сүзләренчә, хәзер халык, шул исәптән андагы татарлар да билгесезлектә.

"Әлбәттә татарларга караганда үзбәккә яхшы эш табуы җиңелрәк. Анда татарлар ике төркемгә бүленә. Беренчесе – урыслашканнар, икенчеләре – үзбәкләшкән. Күп кенә "үзбәкләр"дә татар тамырлары бар. Алар үзбәк дип язылган. Башкортстандагы кебек көчләп яздырмыйлар, татарлар үзләре шулай дип языла, чөнки инде тулысынча алар яшәешен үзләренә сеңдергән. Күп кенә үзбәкләрнең дәү әниләре яки аналары, хатыннары татар.

1990нчы елларда милли нигездә ниндидер басымнар булса, хәзер бу юк. Татарлар тыныч кына яши. Алар ул илнең патриотлары", ди исемен әйтергә теләмәгән татар ханымы.

Ташкентта гомер кичерүче Дамир Нәби үзбәкләр ничек яши, татарлар да шулай яши дигән фикердә.

"Аерма юк. "Син - татар" дип төрттерүче юк. Барысы да элеккечә яхшы булыр. Милли тормыш һәр милләтнең үзеннән тора. Әгәр актив булсалар "имезлек" бирерләр.

Һәр елны төрле шәһәрләрдә Сабантуйлар уза. Оештыра алсалар концертлар да булгалый. Әлбәттә 15 ел элек белән чагыштырганда халык бик аз йөри. Үз гомерендә Сабантуйга бармаучылар да байтак. Сабантуйга акчаны Русия илчелегеннән алалар, бу паркны арендага алу һәм чыгымнар өчен тотыла", ди ул.

XS
SM
MD
LG