Accessibility links

Кайнар хәбәр

Паралимпия уеннары Русия спортчыларысыз гына башлана


Паралимпиада барышында 22 спорт төрендә 528 комплект медаль уйнатылачак.

Барзилия башкаласында 7-8 сентябрьдә Паралимпия уеннары уза. Ачылыш тантанасы Рио-де-Жанейроның “Маракана” стадионында җирле вакыт белән 18:15тә башлана (00:15 мск). Паралимпиада барышында 22 спорт төрендә 528 комплект медаль уйнатылачак.

Быел уеннарда академик ишү, утырган килеш баскетбол, велосипедта узышу, атта чабышу, утырган килеш волейбол, голбол, дзюдо, җиңел атлетика, өстәл теннисы, парус спорты, пауэрлифтинг, йөзү, утырган килеш регби, уктан ату, утырган килеш теннис, инвалид арбасында фехтование, футбол (5әр кеше), футбол (7шәр кеше) ярышлары булачак. Болардан тыш быел Паралимпиадага беренче тапкыр байдарка һәм каноэларда ишү һәм триантлон кертелгән.

Русия җыелма такымы быел Паралимпия уеннарында катнаша алмый. 7 августта Халыкара паралимпия комитеты Русия җыелмасын Паралимпиада уеннарыннан читләштергән иде. Соңрак әлеге карарны Лозаннада Спорт арбитраж мәхкәмәсе (СAS) раслады. Читләштерүнең сәбәбе - Русия спортчыларының допинг куллануы.

Русия паралимпия җыелма такымы Риода чыгыш ясый алмаячак дигән хәбәрне мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар авыр кабул итте.

XS
SM
MD
LG