Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:42

"Халыкны мәчеткә йөртү авырлыгы белән чагыштырганда мәчет төзү берни түгел"


Арташ авылындагы Гошер бәйрәме табыны

Арташ авылындагы Гошер бәйрәме табыны

Мамадыш районының Арташ авылында бишенче мәртәбә инде Гошер бәйрәме уздырылды. Авыл имамы Рифат хәзрәт Имаметдинов Азатлыкка ул чара, бер яктан, халыкны мәчеткә күпләп җәлеп итү өметләре белән уздырылса, икенче яктан, онытылган гореф-гадәтләрне, дини йолаларны торгызу буларак та уздырыла,” диде.

"Гошер сәдакасы ул зәкәтнең бер төре, малларны хәрәмнән чистарту һәм бакчада җыелган уңышның уннан бер өлешен сәдака рәвешендә тапшыру", дип аңлатты Мамадыш районы имам мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев.

Ул көнне авыл халкы бакчасында үскән яшелчә-җимештән өлеш чыгарып, аларны мәчет янындагы махсус урынга алып килде. Анда бәрәңге, кабак, кишер, чөгендер ише яшелчәләрдән гайре – бал, җимеш кайнатмалары һәм башка азык-төлек тә бар иде.

Бу садакалар өчкә бүленеп бер өлеше мәчеткә, икенче өлеше сәдакага мохтаҗ булганнарга, өченче өлеше Мамадыш мәдрәсәсенә бирелергә тиеш дисәләр дә, авыл имамы Рифат хәзрәт болай диде: "Безгә Илһам хәзрәт әйткән иде шул, өчкә бүлергә дип. Ләкин безнең мәчеткә ул ризыклар кирәк түгел, аны әле куяр җир дә юк. Менә яңа мәчет гамәлгә керсә, анда махсус урыннар булачак, саклау мөмкинлеге дә булыр дип уйлыйбыз. Ә инде фәкыйрьләргә килгәндә, безнең хәергә мохтаҗ булган бер генә гаилә дә юк бүгенге көндә. Кайберәүләргә китереп биргәндә дә, алмыйлар. Без мохтаҗ түгел диләр. Шуңа күрә бу җыелган азык-төлек, яшелчәләрнең барысын да Мамадыш шәһәре мәдрәсәсенә озатачакбыз", диде ул.

Якшәмбе көнне узган ул Гошер бәйрәмендә Мамадыш районының баш имамы Илһам хәзрәт Миңнегалиев, аның урынбасары Нәкыйп Сәгыйров, Яшел тау авылы имамы Фәнис хәзрәт, Мамадыш мәдрәсәсе мөдире Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин, җирле үзидарә башлыгы Булат Хәсәнов һәм авыл халкы белән бергә төрле яклардан кайткан кунаклар, читтә яшәүче авылдашлар да катнашты.

Имамнар сулдан уңга Нәкыйп хәзрәт Сәгыйров, Илһам хәзрәт Миңнегалиев, Габдрахман Хәбибуллин, Фәнис хәзрәт, артта басканы Рифат хәзрәт Имаметдинов

Имамнар сулдан уңга Нәкыйп хәзрәт Сәгыйров, Илһам хәзрәт Миңнегалиев, Габдрахман Хәбибуллин, Фәнис хәзрәт, артта басканы Рифат хәзрәт Имаметдинов

Авыл имамы бу бәйрәм хакында берничә көн алдан Мамадыш район газетында игълан биреп, авылдашларны бу бәйрәмгә чакырган булган икән. Бәйрәмдә күптән күрешмәгән туганнар да, сыйныфташлар да очрашты.

Әле бәйрәм башланганчы ук җыелган хатын-кызлар үзара сөйләшеп: “Бу бәйрәм уңыш бәйрәме дә, көзге Сабантуй да инде. Көне дә бүген бигрәк матур дип, бәйрәмнән канәгатъ булганнарын белдерделәр.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу очрашулар Гошер сәдакасы җыюга, Гошер бәйрәменә дип багышланган булса да, халык аны нигәдер башкача, дини бәйрәм дип түгел, дөньяви бәйрәм итеп кабул итә кебек.

Кемнәрдер барлык гаиләләре, бала-чагалар белән дә килгән. Рауза апа белән Сәхибзадә абыйлар да Гошер сәдакаларын тапшырганнан соң бәйрәм табынында бергәләп утырдылар.

Рауза һәм Сәхибзадә Гәрәевләр

Рауза һәм Сәхибзадә Гәрәевләр

Алар менә инде 60 ел буе тигез гомер иткән бердәнбер пардыр авылда. “Без 1956 елның көзендә бер кичне 6 пар өйләнешкән идек. Хәзер инде авылда парлы булып без генә калдык. Аллага шөкер, без икебез әле һаман да бергә. Шундый язмыш бүләк иткәнгә ходайга шөкерана әйтеп яшибез. Мондый бәйрәмнәрне дә калдырмыйбыз, мәчеткә дә йөрибез”, диделәр алар.

Халык каршында олы вәгазьне Мамалыш мәдрәсәсе мөдире Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин сөйләде. Вәгазьнең төп фикере мөселманнарны мәчетләргә күпләп җәлеп итү турында булды. "Халыкны мәчеткә йөртү авырлыгы белән чагыштырганда, мәчет төзү авырлыгы берни түгел", диде Габдрахман хәзрәт.

Габдрахман хәзрәтнең бу фикерен истә тотып, Урта Кирмән төбәге имам мөгавине Нәкыйп хәзрәт Сәгыйровтан “Сез җитәкчелек иткән авылларда халык мәчеткә йөриме, дини чараларда катнашамы?” дип сорадык.

"Минем карамакта 10 авыл бар. Шуларның берсендә генә – Чытыр дип аталган берничә йортлы авылда гына мәчет юк. Калганнарында мәчет бар. Менә Арташта хәттә ике манара күтәрелгән. Халык йөрми дип әйтмәс идем, йөриләр. Ләкин күпчелек түгел, әлбәттә. Бездә мәчеткә күбрәк хатын-кызлар йөри. Җомга көнне аларга мәчеткә килү фарыз түгел бит инде. Бәйрәм, гәет намазларына ирләр дә килә. Ләкин күпләп килә дип әйтмәс идем. Хәзер без Корбан бәйрәме, Ураза, Мәүлид бәйрәмнәрен мәктәптә дә уздыра башладык. Менә тиздән Корбан бәйрәме, корбан ашлары мәктәп балаларына да ашатылып, аларга ислам дине турында вәгазь дә укылачак", диде ул.

Мамадышның баш имамы Илһам хәзрәт Азатлыкка Гошер бәйрәмнәре турында сөйләп: "Кайсыдыр бер авылда гына үткәрелгән иде бер мәртәбә, башка әле беркайда да болай зур һәм дәвамлы итеп бу бәйрәмнең Мамадыш районында гына түгел, Татарстанда да уздырылганы юк... Бик матур, бик күркәм бәйрәм булып, Арташ авылының традицион бәйрәменә әверелеп бара бу Гошер бәйрәме. Бу чаралар имамның оештыра белү сәләтенә дә бәйләнгән. Рифат хәзрәт бик яхшы оетыручы. Әлбәттә, һәр очрашуның үз максаты, үз нияте бар. Бу бәйрәмнәр мәчеткә халыкны җәлеп итәр өчен үткәрелә. Шул ук вакытта, дини яктан караганда, гошер сәдакасы ул тапкан малны хәрәмнән саклау да булып тора", диде.

Мәчет ишегалдына зур итеп өстәлләр ясалган иде. Килгән кунаклар өчен пылау да пешерделәр. Бәйрәм ашларыннан соң өйлә намазына азан яңгырады. Ләкин мәчеткә кермичә бәйрәм табынында утырып калганнар да булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG