Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оманга сәяхәт: борынгы шәһәрләр, арзанлы хәләл ризык, ташбакалар белән танышу


Оман иле. Вәди Шәб урыны.
Оман иле. Вәди Шәб урыны.

Быел Ураза гаете алдыннан Мәскәү егете Ринат Гарифуллин Оманда сәфәрдә булып кайтты. Ул махсус Азатлык өчен сәяхәтнамәне әзерләде. Оманга бару теләге туса, юлга сәфәрченең киңәшләренә колак салмыйча чыкмагыз.

Гает бәйрәмнәрендә Оман иленә сәяхәт кылырга насыйп булды. Без ике кеше машинада сәфәр кылдык. Дустымның машинасы булганлыктан, автомобиль яллау мәшәкате тумады. Бензин өчен уртак түләдек. Бергә 3 мең чакрым юл уздык.

Оман – Гарәп ярымутравының көньяк-көнчыгышында урнашкан гарәп иле. Оман солтанлыгында 4 млн 600 мең кеше яши, башкаласы Маскат шәһәрендә – 1,3 млн кеше. Илнең рәсми теле – гарәп теле. Дәүләт акчасы – оман риалы, 1 риал – Русия акчасы белән 170 сум тирәсе. Вак акчалары "бәйзә" дип атала, 1 риал – 1000 бәйзә.

Оман иленә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән машинада сәяхәт кылдык. Уразаның соңгы көне булганлыктан, илгә керүчеләрне Оман чигендә җиңелчә ифтар белән каршы алдылар. Шунда ук чиктә намаз бүлмәләре бар, теләгән кеше куллана ала.

Җәбәл-Шәмс тавында кояш чыгуы
Җәбәл-Шәмс тавында кояш чыгуы

Илнең төньяк-көнбатышыннан көньяк-көнчыгышына таба Хәҗәр таулары сузылган. Хәҗәр тауларының иң югары ноктасы булган Җәбәл-Шәмс тавына юл тоттык. Тау итәгендә һава җылылыгы 40 дәрәҗәдән югары кызу булуына карамастан, тауга менә бара һава температурасы төшкәне сизелә. Биеклеге 3000 метр тирәсе булган Җәбәл-Шәмс тавында һава җиләс һәм төнлә 24 дәрәҗә тирәсе генә иде. Машинадан чыгып башларыбызны күккә күтәреп карауга төннең гүзәллегенә “аһ” иттек. Күк йөзе аяз, Киек Каз Юлы уч төбендәге кебек ап-ачык күренә. Без кунакханәгә барып тормадык, ятак-урыннар үзебез белән булганлыктан, төнне тауда уздырырга карар кылдык. Иртәнге намаз да ачык тауда укылды. Кояш чыгуын да монда каршыладык. Гаҗәеп бер күренеш!

Кояш чыкканнан соң юлыбызны Әл-Хәмра шәһәре мәчетенә тоттык. Гает намазы инде тәмамланып халык өйләренә туганнары, якын кешеләре белән бәйрәм итәргә кайтып бара иде.

Әл-Хәмраның тарихи өлешендә таш һәм балчыктан төзелгән ташландык йортлар
Әл-Хәмраның тарихи өлешендә таш һәм балчыктан төзелгән ташландык йортлар

Әл-Хәмра – тарихы 400 еллап булган иске шәһәр. Шәһәрдә хөрмә бакчалары һәм шәһәрнең тарихи өлешендә иске йортлар күп. Шул йортлардан нефть табылып илнең үсеш алганчы халыкның нинди шартларда яшәгәнен аңлап була. Таш һәм балчыктан төзелгән йортлар бер-берсенә бик якын салынган. Урамда кызу һава торуына карамастан, йорт аралары һәм эчләрендә шактый җиләс, рәхәт.

​Әл-Хәмра шәһәре янында 5 чакрым ераклыкта Әл-Һүтә исемле карст тау куышлыгы урнашкан. Кызганыч ки, төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле, туристлар өчен ябык булып чыкты. Анда эләгә алмадык.

Сәфәребезнең киләсе тукталышы – Низвә шәһәре. Бу – VI-VII гасырда Оманның башкаласы булган борынгы шәһәр. Аның үзәгендә 400 ел элек төзелгән ныгытма һәм базар бар. Базарда төрлесе бар: җимеш, яшелчәләр, ит, балык, кулдан ясалган зәркән эшләнмәләре, чүлмәкләр, кулдан ясалган аяк киемнәре, йорт җиһазлары.

Низвә шәһәрендәге базар
Низвә шәһәрендәге базар

​Әмма биредә озак тоткарланмадык, безне Оман солтанлыгының башкаласы Маскат көтә иде. Шәһәргә килүгә җирле халык ризыклары ресторанына барып төшке аш белән тукландык. Биредә табынга төп ризык итеп җир асты мичендә пешерелгән “шуа” дип аталган сарык итен чыгаралар. Чатыр кебек бүленгән, келәмнәр җәелгән бүлмәдә мендәрләргә кырын ятып рәхәтләнеп тукланып чыктык. Ике кеше өчен урыс акчасы белән 1000 сумлап түләдек.

Солтан Кабус җәмигъ мәчете. Дөньядагы икенче зур келәм һәм кандил биредә урнашкан
Солтан Кабус җәмигъ мәчете. Дөньядагы икенче зур келәм һәм кандил биредә урнашкан

Маскатта Кабус Җәмигъ мәчете бар. Ул үзенә күрә дәүләтнең бер визит картасы. Казанның Кол Шәрифе кебек. Әлеге мәчет 1995 елда салына башлап 2001 елда ачылган, 20 мең кеше сыйдыра. Мәчетнең гүзәллеген сурәтләр өчен, шагыйрь булып туарга кирәк, ә миндә, гафу итегез, мондый осталык җитеп бетми. Әмма, ышаныгыз, бу мәчет бик күркәм.

Биредәге мөселманнарның намаз укулары үзенчәлекле: кыямда торганда кулларын төшергән килеш торалар, намазда сәлам биргәндә сәламне ике якка бер генә тапкыр әйтеп бирәләр. Сонрак җирле халыкның 75 проценты әбәди (Ibadi) юнәлешендә булганлыгын ачыкладык. Солтан Кабус мәчетеннән соң матурлыгы белән икенче урында торган Мөхәммәд әл-Әмин мәчетенә дә бардык. Маскатта булсагыз, Солтан Кабус бин Сәид әл-Сәид резиденциясенә дә сугылып китегез, аны да күрергә кирәк.

Мөхәммәд Әмин мәчете
Мөхәммәд Әмин мәчете

Мәчеттә намаз укыганнан соң диңгезгә җилдердек. Биредә бит диңгез бар! Чиста, комы алтын төсле сары! Диңгез суы да бик җылы. Белмим, бәлки, 30 дәрәҗәдә җылы булгандыр.

Маскат шәһәрендә диңгез яры
Маскат шәһәрендә диңгез яры

Маскат шәһәре әллә ни зур түгел, машинада булганлыктан, без аны тиз урап чыктык. Кызыгы беткәч, юлыбызны Сур шәһәренә дәвам иттек. Сур – тарихы 1400 елдан башланган, Оман култыгында урнашкан зур булмаган борынгы шәһәр. Сур шәһәре янында берничә вәди һәм ташбакалар пляжы бар. Вәди дип гарәпләр чүлдә су булган үзәнлекне атый.

Сурда төн кунганнан соң Вәди Шәбкә юл алдык. Вәди Шәб – әкияти урын. Болай әйтергә яраса, Оманның бер җәннәт бакчасы дип тә өстәр идем. Монда биек-биек таш кыялар, хөрмә агачлары, шарлавык һәм суы үтә күренмәле чиста булган тау елгасы ага.

Вәди Шәб
Вәди Шәб


​Вәди Шәбтә кояш баегынын каршы алдык. Аннары Рас әл-Хаддка ташбакалар пляжына юнәлдек. Бу урында төнлә 1 метр зурлыгындагы дингез ташбакалары ярга чыгып йомырка сала. Диңгез ташбакалары якынча 100 йомырка сала. Вакыты җиткәч, ташбака “бәбкәләре” йомыркадан чыгып дингезгә бер-берсен уздырып элдерә. Әлеге уникаль урын дәүләт тарафыннан саклана.

Ташбакаларның яр буенда урнашкан "бәби табу йортына" юнәлгәннәрен, ташбака бәбиләренең ял итеп диңгезгә йөгерүләрен күзәтү – үзе бер тамаша. Әмма туңдык! Диңгез яры җилле һәм шактый салкын. Гарәп ярымутравында туңып утыруыбызга үзебез дә аптырадык, тешкә теш тими иде. Шуңа ташбакаларның дөньясын тамаша кылдык, җитте дидек.

Ташбакалар йомырка сала.Дөньяга килгән нәниләр Һинд океанына ашыга
Ташбакалар йомырка сала.Дөньяга килгән нәниләр Һинд океанына ашыга

Икенче көнне Вәди бәни-Халид исемле икенче бер вәдигә юл алдык.Әлеге вәди елгалы мәгарә булуы белән үзенчәлекле. Мәгарәнең эчендә ярканатлар очканын күзәтеп була. Кысырык урыннары бар, ятып диярлек үрмәләп барырга туры килде. Һава дымлылыгы бик югары. Мәгарә эчендәге елга янында шарлавык бар, ләкин шарлавыкның үзен күреп булмый.

Вәди бәни-Хәлид
Вәди бәни-Хәлид

​Вәдидә кояш баюын каршылап һәм ахшам намазын укып янә Оман башкаласына юл алдык. Маскатта кичке ашны иң сыйфатлы рестораннарның берсе булган “Каргин”да (KARGEEN) ашадык. Тартынып тормадык, нәрсә тәкъдим иттеләр, шуны ашадык. Оманча Шуа (Omani Shuwa) ризыгы белән сыйландык.

​Әлеге ризык турында аерым әйтеп үтәргә кирәк. Шуа – татарларның бәлеше кебек, Оман халкының аерым очракларга гына махсус пешерелә торган милли ризыгы. Без аның ничек әзерләнүен дә сораштык. Болай икән ул. Кәҗә ите тәмләткечләр һәм махсус үләннәр белән маринадлана. Аннары ит кипкән банан яфракларына төрелә. Соңыннан махсус җир астында урнашкан, өстеннән ком сибелгән мичтә озак вакыт төнәтелеп пешә. Бик тәмле! Маскатта булсагыз, шул ризыкны ашап карагыз әле, яме?! Ике кешегә туйганчы ашау урыс акчасы белән 2000 сумга төште. Оман рестораннарында юмарт кешеләр эшли, порцияләр зур. 1 кешегә исәпләнгән ризыкны 2 кеше ашап туклана ала. Урамда ашаган очракта, ашау бер кешегә якынча урыс акчасы белән 150-250 сумга төшә, кафега кереп ашау 500 сум тирәсе.

Гарәп ипие, оманча шуа
Гарәп ипие, оманча шуа

Ит ит инде, әлбәттә! Әмма Оманда татлы ризыкларны да яраталар. Алар төрле. Тик аерым әйтеп үтәргә кирәклесе – Оман хәлвәсе. Оман хәлвәсе хөрмә җимеше, зәгъфүран, кардамон, гөлчәчәк суы, бал, кукуруз оны, май, шикәр, төрле чикләвек һәм кипкән җимешләрдән әзерләнә. Тәм ягыннан бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Юк андый башка татлы ризык! Тәмен аңлата алмыйм. Тагын шул тел ярлылыгымы, әллә чыннан да үзенчәлекле ризыкмы, язып торуның мәгънәсе юк, аны ашап карарга кирәк.

Әлеге сәяхәт дәвамында Оман халкын Гарәп әмирлекләренең җирле халкы белән чагыштырдым. Оманлар гадирәк, күпкә ачыграк һәм ярдәмчел кебек тоелды. Бер начар ягы бар – инглиз телен белүчеләр аз. Гарәп телен белмәгән очракта, җирле халык белән аралашу-аңлашу проблем тудыра.

Оман иле халкы һәм табигатенең гүзәллеге белән бик ошады, бу илгә гашыйк булдым һәм тагын барасы килеп калды. Оманга сәяхәт кылу күңел ягыннан гына түгел, рухи яктан да яхшы ял булды. Бар ризыклар да хәләл, намаз укырга урын эзлисе юк, гадәттә бар җирдә дә мәчетләр. Якында мәчет булмаган очракта, намаз уку урыннары каралган.

Тагын берничә күзәтү. Машинада барганда җирле радиоларны тыңладык, намаз вакыты җитә икән, “Тәртип-FM”дагы кебек азан яңгырый. Ә инглиз телендә эшләп килгән күңел ачу радиолары намаз вакытында тапшыруларын туктатып тора.

Кунакханәләргә урнашканда да, нидер сатып алганда да сатулашырга кирәк. Шәрыкъ иле бит! Бәяне дә шактый төшереп була. Кунакханәдә бер төн куну өчен 25 риал сораган очракта сатулашып бәяне 15-18 риалга кадәр төшереп була.

Оманнанның бер күренеше
Оманнанның бер күренеше

Оманны, һәрхәлдә, күрергә кирәк. Әгәр дә ялларга Гарәп Әмирлекләренә, йә Оманга баруны сайлау арасында торсагыз, Оманга баруны киңәш итәм. Беренчедән, Оманның табигате матуррак, икенчедән, сервис бәяләре Гарәп Әмирлекләре белән чагыштырганда ике тапкыр арзанрак.

Оманга виза ясату бәясе – 60$, интернет аркылы Royal Oman Police сайтында анкета тутырыла һәм Русиядәге Оман консуллыгының электрон почтасына тиешле документлар җибәрелә. Документлар берничә көн карала, уңай җавап килгән очракта, Мәскәүдәге Оман консуллыгына 60$ акча түләнә һәм чит ил паспортына 1 сәгать эчендә виза куела. Әлеге виза белән 6 ай эчендә илгә бер тапкыр кереп 30 көнгә кадәр яшәргә мөмкин.

Оманга Гарәп Әмирлекләреннән кергәндә, күп илләр ватандашларына визаны чикне узганда гына (on arrival) бирәләр, ләкин Русия ул илләр исемлегендә юк. Шуңа, Русия ватандшаларына визаны алдан хәстәрләргә кирәк. Туристлар Гарәп Әмирлекләренә килгәндә. гадәттә 100$’га илгә бер генә тапкыр кереп була торган (single entry) электрон виза ясата. Күп тапкыр кереп булган (multiple entry) виза бәясе өч тапкыр кыйммәтрәк.

Гарәп Әмирлекләреннән Оманга барып кайту өчен әмирлекләргә бер тапкыр кереп була торган ике виза ясатып була. Минем очракта сәяхәт гает бәйрәмнәренә туры килгәнлектән һәм ул вакытта виза үзәге эшләмәгәнлектән, андый мөмкинлектән файдаланып булмады һәм бер мультивиза ясарга туры килде. Мөгаен, мин Гарәп Әмирлекләреннән Оманга, андый схеманы кулланып беренче сәяхәт кылучы булганмындыр. Ике дәүләтнең чигендә дә моны күргән хезмәткәрләр аптырашта калды. Үзара озак киңәшләшеп берничә тапкыр каядыр шалтыратып сөйләшкәч кенә чиктән чыгардылар. Шулай итеп, алдан алынган Оман визасы һәм Гарәп әмирлекләре мультивизасы булган очракта (я ике single entry виза ясатып), Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Оманга сәяхәт кылып булуын дәлилләдек. Тик чикне бу очракта теләсә кайсы посттан чыгып булмый, махсус посттан узасы.

Ринат Гарифуллин

Мәскәү шәһәре

XS
SM
MD
LG