Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья күчмә халыклар ярышларында Татарстан һәм Башкортстан егетләре дә катнаша


Дөнья күчмә халыклар ярышларын ачу тантанасында ялкынлы җайдаклар
Дөнья күчмә халыклар ярышларын ачу тантанасында ялкынлы җайдаклар

Алар республика байраклары астында чыгыш ясый.

3-8 сентябрьдә Кыргызстанда Ыссык күл икенче Дөнья күчмә халыклар ярышлары уза. Әлеге үзенчәлекләре чарада 40тан артык ил вәкилләре катнаша. Алар арасында Үзәк Азия төбәгендәге илләрдән тыш, Русия, АКШ, Европа, Латин Америкасы һәм Африка илләре вәкилләре дә бар. Алар Үзәк Азия халыкларының 23 борынгы милли спорт төрендә ярыша.

Спорчылар арасында Башкортстан һәм Татарстан егетләре дә бар. Шунысы үзенәчлекле, алар республика байраклары астында чыгыш ясый. Уеннарның рәсми сайтында күренгәнчә, җиңүчеләр Русия дип билгеләнми, ә Татарстан, Башкортстан дип языла.

6 сентябрьдә узган кыргыз көрәшендә 55 килограммга кадәр авырлыкта Татарстан көрәшчесе Риназ Гарипов өченче урынны яулаган. Беренче урында — Кыргызстан спортчысы, икенче урында - Башкорстаннан Илфак Ибәтуллин.

84 килограммга кадәр авырлыкта исә Татарстаннан Ренас Кәлимуллин мәйдан хуҗасы Бектурган Кожомуратовка гына оттырып, көмеш медальгә ия булган. Шул ук үлчәүдә өченче урында Башкортстаннан Курмангазы Шәймуханов. Башкортстаннан үз авырлык катеоргияләрендә Рөстәм Арсланов икенче, Артур Мәвлияров өченче урынны яулаганнар. Рөстәм Арсланов милли аба көрәшендә дә көмеш медальгә лаек булган.

7 сентябрьдә Алыш ярышлары узачак. Анда шулай ук Татарстан спортчылары чыгыш ясый.

Кыргызстанның Чолпон-Ата шәһәрендә Дөнья күчмә халыклары уеннары икенче тапкыр уза. Алар күчмә халыкларның мәдәни-тарихи байлыгын торгызу һәм саклау максатыннан оештырыла. Әлеге уеннарны ачу тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Дөнья күчмә халыклар ярышларында төшерелгән фотоларны Азатлыкның фотогалереясендә карарга мөмкин.

XS
SM
MD
LG