Accessibility links

Кайнар хәбәр

Паралимпиадага Русия байрагы алып чыккан Беларус такымына җәза бирелергә мөмкин


Белраус такымында Русия байрагы
Белраус такымында Русия байрагы

Русия байрагын бер ир кеше Уеннарның ачылыш тантанасында стадион буйлап берничә метр алып бара. Аннары байракны тартып алалар.

Халыкара паралимпия комитеты Беларус җыелма такымына карата тикшерү уздыра. Рио-де-Жанейродагы Паралимпиада ачылышы танатансында Беларус такымының бер әгъзасы Русия байрагын күтәреп чыккан. Байракны тартып алганчы, ул сатидион буйлап берничә метр узарга өлгерә.

Аның кем икәне билгеле, аңа карата нинди чаралар күреләчәген Халыкара паралимпия комитеты билгели. Элегрәк комитет, әгәр байрак стадионга чыкса, моны сәяси протест дип билгеләячәкбез, дип кисәткән иде.

Русия җыелма такымы быел Паралимпия уеннарында катнаша алмый. 7 августта Халыкара Паралимпия комитеты Русия җыелмасын Паралимпиада уеннарыннан читләштергән иде. Соңрак әлеге карарны Лозаннада Спорт арбитраж мәхкәмәсе (СAS) раслады. Читләштерүнең сәбәбе - Русия спортчыларының допинг куллануы.

Паралимпия уеннары Рио-де-Жанейрода 7-18 сентябрьдә уза. Ачылыш тантанасы “Маракана” стадионында булды. Анда 160 илдән 400дән артык спортчы катнашты. Уеннарда 22 спорт төрендә 528 комплект медаль уйнатылакчак.

XS
SM
MD
LG