Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөрҗән районы башлыгы сайлауда Раил Сарбаев бер генә тавыш та алмасын дип кисәткән аудиязма чыкты


Бөрҗән районы башлыгы Рөстәм Шәрипов һәм "Гадел Русия" намзәте Раил Сарбаев
Бөрҗән районы башлыгы Рөстәм Шәрипов һәм "Гадел Русия" намзәте Раил Сарбаев

Proufu порталына эленгән аудиозмада Башкортстанның Бөрҗән районы башлыгы авыл биләмәләре башлыкларына “Бердәм Русия” фиркасе тиешле нәтиҗәгә ирешергә тиеш дигән таләп куя.

Proufu порталы Башкортстанның Бөрҗән районы башлыгы Рөстәм Шәриповның авыл биләмәләре башлыклары белән очаршуының аудиоязмасын кулга төшергән. Биредә Рөстәм Шәрипов авыл биләмәләре җитәкчеләренә “Бердәм Русия” фиркасе тиешле нәтиҗәгә ирешергә, ә “Гадел Русия” намзәте Раил Сарбаев бер генә тавыш та алмаска тиеш дигән таләп куя.

Бөрҗән районы чын башкорт районнарыннан санала. Ул Салават бермандатлы сайлау бүлгесенә карый. Монда “Бердәм Русия" намзәте Зариф Байгускаров Башкортстанның элекке премьер-министры Раил Сарбаев белән ярыша.

Башкорт телендәге аудиоязма Шәриповның коммунистлар фиркасенә карата тәнкыйте белән башлана. “Элек коммунистлар фиркасендә савымчылар, тракторчылар, авыл хезмәтчәннәре, безнең әтиләр һәм бабайлар тора иде. Хәзерге коммунистлар шуннан файдалана. Ә бүген бу фирка халыкның башын гына катыра,” – ди ул. “Бөтен тәртипле коммунистлар “Бердәм Русия” фиркасенә күчте. Киләчәктә, бәлки, ул “Бердәм дөнья”, я “Яшел дөнья” дип аталыр, иң мөһиме, ул хакимият фиркасе булачак” – дип дәвам итә Шәрипов.

Аннары ул җыелышта катнашучылар хакимият тарафыннан эшкә алынганлыгы һәм шуның өчен сайлауларда дөрес нәтиҗәгә ирешергә тиешлеген аңлатып китә.

Район башлыгын бигрәк тә “Гадел Русия” фиркасе намзәте Раил Садриев борчуга сала.

“Ә сез беләсезме, 2010 елда нинди хәл килеп чыкты? Башкортстан президентына үзебезнең башкорт егете Искужин Рудик Газиз улы бара иде. Ләкин Сарбаев Корылтайда Рәхимовка каршы чыкты. Нәтиҗәдә, ике кеше сугышканда өченчесе җиңеп чыга”, - ди Шәрипов читтән килгән Рөстәм Хәмитовның президент булуына ишарә ясап.

Аннары ул Сарбаевны Бөрҗәнне урмансыз калдыруда гаепли, “Система” ширкәтенең бер бүлекчәсендә, Урал тау-металлургия ширкәтендә эшләвен искә төшерә.

Ахырда Бөрҗән башлыгы җыелышка килүчеләргә Раил Сарбаев өчен бер генә тавыш та бирелмәсен дигән таләп куя.

8 август Уфада берничә фирканең республика бүлекләре “Гадел сайлаулар өчен” дип аталган килешү имзалады. Аңа кушылган фирка вәкилләре килешү хәрәмләшүләргә чик куярга ярдәм итәчәк дисә, кайбер күзәтүчеләр моны күз буяу дип бәяли.

XS
SM
MD
LG