Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йозак эленгән мәчетләрдән ни файда?


Юлчылар намаз укырга мәчеткә кереп чыгыйк дип берәр авылда тукталса, күп очракта бикле ишеккә тап була. Мәчетләр намаз вакыты кергәч кенә ачыла да, аннары имам бикләп кайтып китә.

Узган айда Мордовиянең Ләмберә районының “Иман” мөселман җәмгыяте рәисе Руслан Максимов 50 мең сум штрафка тартылды. Ул 5 июльдә Ураза бәйрәме көнне мәчетне ачмауда гаепләнә. Билгеле булганча, Русиянең күп кенә төбәкләрендә ураза гаетенең көне алдан ук билгеләнә, кайбер мөселманнар исә, моңа игътибар итмичә, Рамазан аеның соңгы көннәрендә яңа ай чыгуын көтә. Ләмберәнең “Иман” җәмгыяте яңа ай булмагач бәйрәмне 6 июльдә уздырырга карар кыла.

Шуңа да карамастан, бер төркем мөселманнар гаетне 5 июльдә уздыру өчен бәйрәм намазына килә һәм мәчет ишеге бикле булуын күргәч, зур гауга куптара. Нәтиҗәдә полиция җитәкчесе килеп, мәчетне ачарга боера.

Мәчет имамы, мөселман җәмгыяте җитәкчесе һәм мәчеттә кизү торучы бәйрәмгә гыйбадәт йортын ачмаганы өчен дүрт сәгать полиция бүлегендә утырып чыгалар.

Адвокат Анатолий Пчелинцев сүзләренчә, мөселман оешмасы бәйрәм намазын үзе билгеләргә хокуклы һәм дәүләт моңа үз тәртибен һич кенә дә кертә алмый.

Шул ук вакытта Ләмберәдә мәчет бикле булган өчен мөселман җәмгыяте җитәкчесен 50 мең сум штрафка тартсалар, әлеге район үзәгеннән берничә чакрымда гына урнашкан Чирмиш авылында мәчет көндәлектә бары тик өйлә һәм ястү намазына гына ачыла. Шул авылда яшәүче Рамазан (эзәрлекләүләрдән куркып исемен үзгәртүне сорады) бу хакта инде узган елда ук шикаять язган булса да, моңа игътибар итүче юк икән.

Мәчетне ачык калдырып булмый, ә бәлкем сез аннан әйберләрне урлап чыгарсыз

“Ир кешегә фарыз намазны җәмәгать белән мәчеттә уку тиешле, әмма авылда мәчет җомгага, өйлә һәм ястү намазларына гына ачыла. Мөселман җәмгыяте рәисе Равил Каньков: “Мәчетне ачык калдырып булмый, ә бәлкем сез аннан әйберләрне урлап чыгарсыз”, ди. Мөмкинлеге булганнар Сарански шәһәре мәчетенә барып укый инде, чөнки ул әлләни ерак түгел. Әмма авылда мәчет ачык булса бөтенесе шунда гына укыр иде”, ди ул.

Шулай итеп, Ләмберә районы хакимияте мәчетнең ишеге бер тапкыр гына бикле булган өчен мөселман җәмгыяте җитәкчесен штрафка тарта. Ә Чирмиш авылында мөселманнарның мәчетнең бары кайбер намаз вакытында гына ачылу зарына игътибар итүче юк. Ләмберә районындагы мәчетне хәзер башка мөселман җәмгыятенә тапшырырга мөмкиннәр, әгәр шулай була калса, ул да Чирмиш авылындагы кебек өйләгә генә ачылу ихтималы зур. Хәзер исә мәчет көне буе ачык тора.

Татарстанда күпчелек авылларда мәчетләр намаз вакытыннан тыш, бикле тора. Юлда узып барганда кереп намаз укырга теләүчеләр арасында зарланучылар шактый. Шуларның берсе Яшел Үзән районыннан Казанга машинада йөрүче Рәмис Салихов.

“Займище ягыннан Казанга кергәндә бер мәчет бар. Ничә тапкыр шунда кереп намаз укымакчы булдым, гел бикле. Имамы якында гына тора дип өен күрсәтелләр, әмма кычкырып торсам да чыгучы булмады”, ди ул.

Элек Татарстанның көнчыгыш төбәкләрендә казый вазифасын башкарган Мәлик хәзрәт Ибраһимов сүзләренчә, мәчет ишекләре намазлар беткәч төнлә генә бикләнсә дә була.

Мәлик Ибраһимов
Мәлик Ибраһимов

“5-6 ел элек Мәдинәдәге Пәйгамбәребез мәчете дә төнгелеккә бикләнә иде, хәзер кеше күп булгач, бикләми башладылар”, ди ул.

Түбән Кама мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин мәчет халык ихтыяҗын канәгатьләндерергә тырышырга тиеш дип саный.

Йосыф Дәүләтшин
Йосыф Дәүләтшин

“Зур шәһәрләрдә әлбәттә кизү торучыны куярга кирәк. Кеше бит намазга гына килми, сәдакасын китерә, кемнедер никахка чакырырга кирәк, балага исем куштырасы бар...

Ул мәчет өчен дә файдалы, чөнки кеше килә, сәдакасы керә, ихтирам уяна, сәфәрдәгеләр дога кылдырып чыга. Шуңа шәһәрдә ачык булырга тиеш. Ә авылларда, әлбәттә инде, биш вакыт намазга ачарга тырышалар.

Безнең бит өйләрне дә бикләми торган заманнар булды, хәзер дә өйләргә таяк кына терәтә торган авыллар бар. Шуңа кайбер авылларда мәчетнең ишеген ачып куялар һәм кирәк кеше намазын укып чыга. Кайбер җирдә йозак ачкычын билгеле урынга куялар. Кеше мәчеткә керү өчен аптырап йөрергә тиеш түгел”, ди Йосыф хәзрәт.

XS
SM
MD
LG