Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:46

Илдус Фәиз: "Экстремизм – диннең сәясәтләшүе нәтиҗәсе"


Казанда экстремизмга каршы көрәшкә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Анда катнашучылар Азатлыкка дини экстремизм тамырында сәясәт, икъдисади һәм социаль проблемнар ятуын әйтте.

8 сентябрь элек Татарстан диния нәзарәте урнашкан, хәзерге Хозур нәшрияты бинасында узган сөйләшүдә диния нәзарәте, ислам һәм православ дине әһелләре, дини уку йорты җитәкчеләре, җәмәгатьчелекне өйрәнүче фән галимнәре фикер алышты. 3 сәгать чамасы барган сөйләшүдә экстремизмга каршы көрәштәге яңа алымнар, бу эшләргә кайсы идарә җаваплы булуы, моңа күпме акча сарыф ителүе, нинди кануннарга нигезләнеп эшләү турында да төгәл сүз булмады.

Очрашуда республиканың элекке мөфтие, соңгы елларда җәмәгатьчелек арасында һәм дини тормышта югалып торган Илдус Фәиз дә бар иде. Татарстанда экстремизм мәсьәләсе мөфтияттә ул җитәкчелек иткәндә ничек булган һәм хәзер "дөрес булмаган" мөселманнар саны кимегәнме, артканмы? Азатлыкның бу сорауларына ул болай җавап бирде: "Минем турыда начар фикерләр йөрттеләр. Минем исемнән авызымнан чыкмаган сүзләр сөйләп йөрүчеләр булды. Мөселманнар “дөрес” яисә “дөрес түгел” була алмый. Дин әһелләре сәясәткә кереп китә, монысы дөрес түгел. Хәзер дин сәясәтләште. Элек коммунизм һәм капитализм сугыша иде. Хәзер бөтен дөнья һәм ислам капма-каршы куелды. Шушында инде вак-төяк кешеләрнең фаразлары, үзләрен акыллы итеп күрсәтергә теләүләре килеп кысыла. Аның ише чүп-чар һәрвакыт булды. Бу гаепле, теге гаепле дип әйтеп йөрүчеләр дә күбәйде. Әмма экстремизм белән көрәшкәндә иң беренче укыту һәма сәясәттән качу ярдәм итәчәк”, ди Фәиз.

Илдус Фәиз сүзләренчә, экстремизмны ислам диненә генә бәйләп карау дөрес түгел. Һәр диннең үз экстремистлары бар, ди ул. Мисал итеп христиан, яһүд, будда диннәрен санап китте.

Психотерапевт Рамил Гарифуллин дини җитәкчеләрнең эшеннән канәгать түгел. Аныңча, экстремизм ислам динен дөньяга таныта, ә дини җитәкчеләр моңа сөенә.

“Экстремизм күренеше булса, ислам җитәкчеләре берни эшләми. Киресенчә, алар бу гамәлләрне файдалы дип күрәләр. Чөнки бу вакытта исламга игътибар арта. Ләкин дин башка сәбәпләр белән танылырга тиеш. Ислам хәзер төрле тармаклар белән буталган. Ул кайда гына юк. Хәтта ислам физикада да бар. Постмодернизм аркасында диннең төп нигезе югала башлады”, ди Гарифуллин.

Сөйләшүдә дини наданлык турында да сүз булды. Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, алар студентларны 4 ел буе традицион ислам нигезен өйрәтә. Әмма экстремизмга килүдә башка сәбәпләр дә бар, ди ул.

“Экстремизмның бер чагылышы дип икътисади проблемнарның хәл ителмәвен әйтеп була. Мәсәлән, кешенең эше булмаса, ул радикал идеяләргә тиз иярә, башка җирдә хакыйкать эзли башлый. Социаль өлкәгә дә бәйле. Рәнҗетүне, хаксызлыкны күргән кеше бу проблемнардан чыгуны мөселман халифәтендә күрергә мөмкин. Экстремизмга каршы көрәшкәндә барлык бу өлкәләрдә дә тәртип урнаштырырга тырышырга кирәк”, ди Мөхәммәтшин.

Сөйләшүдә Татарстан диния нәзарәтеннән мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм Батров катнашты. Әмма ул Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшүдән баш тартты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG