Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:35

Cынауның куәте – 10 килотонна. Ул элегрәк уздырылган сынаулардан ике тапкырга көчлерәк.

Төньяк Корея җомга иртән бишенче һәм иң көчле атом-төш коралы сынавы уздырды, дип хәбәр итәләр Көньяк Корея вәкилләре.

Көньяк Корея президенты Пак Кын Хе белдерүенчә, атом-төш коралын сынау БМОның Иминлек шурасы резлюциясен бозу булып тора. Моның өчен Пхеньянга яңа санкцияләр кертергә мөмкинннәр.

“Мондый провокацияләр белән Төньяк Корея үз режимын үзе җимерәчәк. Ким Чен Ын фанатик һәм җавапсыз кеше”, - ди Пак Кын Хе.

9 сентябрьдә уздырылган сынауның куәте – 10 килотонна. Ул элегрәк уздырылган сынаулардан ике тапкырга көчлерәк. Хиросиманы юк иткән атом шартлавының куәте 15 килотонна булган.

АКШ һәм Япония Төньяк Корея ярларына очкычлар җибәргән. Алар һава үрнәкләрен алачак һәм радиация дәрәҗәсен тикшерәчәк.

Гыйнвар аенда уздырылган сынаулар өчен БМОның Иминлек шурасы Төньяк Кореяне гаепләп чыкты һәм илгә яңа санкцияләр кертелде.

XS
SM
MD
LG