Accessibility links

Кайнар хәбәр

Смоленски янында һәлакәткә очраган Польша президенты очкычы турында фильм чыкты


Авиаһәлакәт булган урын
Авиаһәлакәт булган урын

Фильмда һәлакәт сәбәпләрен тикшерүче журналист турында сөйләнә. Ул очкычның җиргә килеп төшүе бәхетсез очрак кына түгел дигән нәтиҗәгә килә.

Польшада Смоленски янында 2010 елда һәлакәткә очраган Польша президенты Лех Качинский очкычы турында фильм чыкты.

“Смоленски” дип аталган бу кино Смоленски янындагы авиаһәлакәт турында беренче нәфис фильм, дип хәбәр итә Польша радиосы. Анда һәлакәт сәбәпләрен тикшерүче журналист турында сөйләнә. Ул очкычның җиргә килеп төшүе бәхетсез очрак кына түгел дигән нәтиҗәгә килә. Режиссер Антоний Краузе белдерүенчә, фильмны төшергәндә ул белгечләр фикеренә таянган.

2010 елның 10 апрелендә Смоленски Ту-154 польша очкычы һәлакәте нәтиҗәсендә 96 кеше һәлак була. Алар арасында Польша президенты Лех Качинский да бар иде. Фаҗигане тикшерү һаман төгәлләнмәгән.

Польшаның тикшерү комиссиясе очкычның корпусына мина куелган дип белдерә. Русия җитәкчелеге һәлакәт пилот ялгышлыгы аркасында килеп туды ди.

XS
SM
MD
LG