Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:06

Украина кырымтатарларның "Кырым гаиләсе" оешмасына ярдәм күрсәтә башлаган


Украинаның мәгълүмати сәясәт министрлыгы “Кырым гаиләсе” (“Кримська родина”) оешмасына ярдәм итүне оештырып җибәргән.

Украинаның мәгълүмати сәясәт министрлыгы “Кырым гаиләсе” (“Кримська родина”) оешмасына ярдәм итүне оештырып җибәргән. Анда 12 яшькәчә балалар белем бирү үзәгендә өч төрле программа уза алалар: “Әнием белән бергә туган телемдә сөйләшәм” – тел өйрәнү, “Кайту” – кырымтатар биюләрен өйрәнү, “Сихри Кырым” – Кырым турындагы җырлар нигезенә вокалга өйрәнү.

“Эстониянең кеше хокуклары институты һәм кырым белгечләре белән берлектә без кырымтатарларның халык дипломатиясе Стратегиясен (Стратегия публичной дипломатии крымских татар) төзедек. Безнең максат – Украина һәм дөньяга кырымтатарларын ныграк таныту”, – ди Укринаның мәгълүмат сәясәте министры урынбасары Әминә Җеппар.

Проект бер елга каралган. Бу вакыт эчендә 40лап бала укытып чыгармакчылар. Нәтиҗәдә Кырым һәм кырымтатарлар турында күбрәк белерләр, кырымтатар мәсьәләсен халыкара мәйданнарда күтәрерләр дип ышаналар министрлыкта.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG