Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның "Хәзинә" галереясендә нугайбәкләргә багышланган күргәзмә ачылды


Казанда Көньяк Урал нугайбәкләренә багышланган күргәзмә ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

Казанда ачылган "Көняк Урал нугайбәкләренең традицион мәдәнияте" дип аталган кургәзмә 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

9 сентябрьдә Казан Кирмәненең "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә нугайбәкләргә багышланган "Көняк Урал нугайбәкләренең традицион мәдәнияты" дип аталган күргәзмә ачылды.

Биредә нугайбәкләрнең тарихы, көнкүреше, сәнгате белән танышырга мөмкин. Ачылышта нугайбәкләрнең җырлары яңгырады, фольклорчы-галим Геннадий Макаровның нугайбәкләр турында төшергән фильмы тәкъдим ителде.

Макаров бу күргәзмәне Татарстан өчен зур вакыйга дип бәяли. Галим фикеренчә, нугайбәкләр телләре, гореф-гадәтләре белән керәшеннәрнең бер өлеше, әмма җырлары, көйләре белән алар Ореннбур казакларына тартыла.

"Без татарлар барыбыз да төрле, сәнгатебез дә, мәдәниятебез дә. Бу төрлелекне, байлыгыбызны саклап калырга кирәк. Унификацияле мәдәнияте булган халык – мескен халык. Мәдәнияте күптөрле, бай булса, бу халыкның киләчәге дә булырга мөмкин", ди Макаров.

Күргәзмә 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG