Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә I Мәрҗани укулары узачак


“Түгәрәк өстәл”дә Русия мөселманнары концепциясе һәм якын дистә елларга Русиядә мөселман өммәтенең үсеш стратегиясе турында фикер алышу оештырыла

18-20 октябрьдә Мәскәүдә I Мәрҗани укулары уза. “Ислам диалогы һәм бүген көн чакырулары: традицияләр һәм хәзерге заман” дип аталган җыенга дини оешмалар вәкилләре, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү оешмаларының әйдәп баручы галимнәре, Русия төбәкләрендәге хакимият һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырулы, дип хәбәр итә "Татар-Ислам" сайты.

Конференцияне Русия мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү ислам институты, М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты (Азия һәм Африка илләре институты), Петербур дәүләт университеты һәм Халыкара мөселман форумы сәркатибе оештыра.

Укулар эшчәнлеге “Ислам традициясе, реформа һәм яңарту: дини гыйлем-хокукый мәсьәләләр” секциясе һәм “XXI гасырда Русия мөселманнары: гомуми үсеш стратегиясен эзләгәндә” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы рәвешендә узачак. “Түгәрәк өстәл”дә Русия мөселманнары концепциясе һәм якын дистә елларга Русиядә мөселман өммәтенең үсеш стратегиясе турында фикер алышу оештырыла.

Конференция 2014-2016 елларга исәпләнгән ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен белгән белгечләрне әзерләүне тәэмин итү хөкүмәт программасын тормышка ашыру кысаларында уздырыла.

XS
SM
MD
LG