Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар зиратын мемориал урынга әйләндерергә вакыт


Казандагы татар зираты
Казандагы татар зираты

Татар зиратында иминлек чаралары булдыру кирәк, әмма каберләргә игътибарны арттыру тагын да мөһимрәк. Нигә авыл кешеләре эшли алганны без, шәһәрдә яшәүчеләр булдыра алмыйбыз?

Яңа татар бистәсендәге татар зиратында йөзләгән кабер ташларын вату, җимерү вәхшилеге бөтен республиканы тетрәтте. Авырткан җиргә бастылар.

Бу хәлне кабул итү авыр. Казаннарның яртысының туганнары, якыннары шушы зиратта җирләнгән. Татар милләтенең йөзек кашлары, безнең горурлык булган шәхесләребезнең тынычлык тапкан урыны да бу каберстан. Әлеге вакыйгалардан соң кешеләрдә вандалларга карата нәфрәт хисе дә, бу хәлләрне үзгәртеп булмаячак, берни эшләү мөмкин түгел дигән көчсезлек хисе дә бар. Тәртип саклау оешмалары җинаятьчеләрне тиз табар һәм бу кешеләр хөкем ителер дигән ышаныч бар. Әмма шул ук вакытта бу хәлләр тагын кабатланмасын өчен гарантияләр кирәк. Булачакмы алар?

Татар зираты – тарихи-мәдәни әһәмияткә ия тулы бер мемориаль урын статусын алырга тиеш

Татар зираты – тарихи-мәдәни әһәмияткә ия тулы бер мемориаль урын статусын алырга тиеш. Беренче чиратта биредә саклык чараларын булдыру мөһим. Әмма зираттагы каберләргә игътибарны арттыру тагын да әһәмиятлерәк. Габдулла Тукай кабере ялт итеп тора, ә аның янында җирләнгән, татарның акыл иясе, үзенчәлекле язучы, Тукайның якын дусты булган Фатих Әмирханның кабере игътибар читендә кала. Дөрес, ул үксез кебек кукраеп тормый, каберне Әмирханнар нәселе карый. Тик аңа карата дәүләтнең дә кызыксынуы артырга тиеш. Быел Әмирханның тууына – 130 ел. Әмма аны искә алучы юк. Кызганыч. Әмирхан исән вакытта да Тукай күләгәсендә булган, бу хәл әле дә дәвам итә. Бусы инде безнең гаеп.

Татар зиратының кече капкасы
Татар зиратының кече капкасы

Зиратларны тәртиптә тотуның уңай үрнәкләре бар. Горький паркындагы мемориаль Дан аллеясы тәртипкә китерелде, ул саклана. Татар зиратында да шулай оештырасы бит. Билгеле, моның өчен Казан шәһәр хакимияте, республика бюджетыннан финанслар бүленүе кирәк булачак. Әмма бу эшне казаннарның, шәһәр җәмәгатьчелегенең актив ярдәменнән башка ерып чыгып булмаячак.

Бу урында бер саваплы гамәл турында искә аласы килә. Яңа татар бистәсендә урнашкан Ал мәчет каршындагы Ислам кабул ителүнең меңьеллыгы исемендәге мәдрәсә укытучылары белән шәкертләре инде ничә еллар дәвамында биредә җирләнгән танылган руханилар, татар шәхесләренең каберләрен барлау, тәртипкә китерү эшен алып бара. Аларга шәһәрнең башка мөселман мәхәлләләре дә булыша. Соклангыч һәм бәяләп бетергесез хезмәт. Әмма, аңлашыла ки, мондый эшләр – Казанның ярты миллионлык мөселман өммәте өчен диңгездәге тамчылар. Бу гына җитми.

Ник авылда яшәүчеләр үзара җыелышып зиратларны тәртиптә тота ала да, ник без, шәһәрдә яшәүчеләр, моны булдыра алмыйбыз?!

Зиратның арткы ягына, эчкәрәк кереп карагыз әле, меңәрләгән каберләр кыйшайган, җимерелгән. Утырып еларлык, валлаһи! Менә кайда гомумшәһәр “субботнигын” уздырырга кирәк ул. Ник авылда яшәүчеләр үзара җыелышып зиратларны тәртиптә тота ала да, ник без, шәһәрдә яшәүчеләр, моны булдыра алмыйбыз?! Бу мәсьәлә шәһәрнең башка зиратларына да кагыла. Иманым камил, әгәр дә мондый өмәгә чакыру булса, башка дин кешеләре дә бу эштә бик теләп катнашыр иде. Яһүдиләр да, христиннар да, мөселманнар да берләшеп эшли алыр иде. Бәлки, бердәм көчне күрсәләр, вандаллар да кара эшләрен башкарудан туктар иде. Җинаять кылмый калыр иде...

Бу күңелсез хәлләр татар зираты, анда җирләнгән шәхесләр, Яңа татар бистәсе тарихына тагын бер тапкыр игътибарны арттырды. Һәрхәлдә миндә шундый хисләр туды. 1749 елда барлыкка килгән Яңа татар бистәсендә бу бердәнбер зиратмы, әллә башка каберстаннар да булганмы дигән сорау туа. Әйе, булган. Бер генә дә түгел, ә берничә. Әмма алар барысы да юк ителгән.

Каберләр тимер юллар астында калган

Мәсәлән, зиратларның берсе 5 санлы хастаханә, Шәриф Камал урамы янында булганы билгеле. Каберләр тимер юллар астында калган. Бу – Иске һәм Яңа татар бистәләре, Пләтән җирләре кисешкән урыннар. Сазлыклы урыннар. Зират өчен кулай булмый, әлбәттә. Ләкин, нишләтәсең, башка җирләр табылмагач, мәрхүмнәрне шунда җирләгәннәр. XIX гасыр урталарына зират ташландык хәлендә кала. Бу күренешкә борчылган халык биредә агачтан мәчет төзи. Ул Иске мөселман зираты дип аталган, ә Аллаһ йортын 17 санлы мәчет дип йөрткәннәр. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, бу мәчетне драматург Галиәсгар Камал хатынының әтисе, сәүдәгәр Садыйк Хәбибуллин төзегән. Камал биредә имамлык итәргә тиеш булган. Тәкъдим итәләр, тик язучы баш тарта. Әмма мәчетнең тарихы озын булмый, ишегенә 1929 елда йозак эленә. Аннары инде бөтенләй сүтеп ташлана. Зират та онытыла.

Яңа татар бистәсендә тагын бер зират була. Анысы хәзерге Татарстан белән Кәрим Тинчурин урамнары киселеше тирәсендә урнаша. Каюм Насыйри язып калдырган мәгълүматларга караганда, биредә зур мәйданда зират җәелгән булган. XIX гасыр башында ул ташландык хәлгә килгән. Мәрхүмнәр догасыз калмасын өчен I гильдия сәүдәгәре Исхак Казаков үз акчасына 1875 елда искиткеч матур мәчет төзи. Бер гасыр узуга социализм чәчәк атканын күрсәтүче яңа урам төзү хакына мәчет бульдозер белән җимерелә.

Тагын берничә борынгы зират турында мәгълүмат бар. Аларның берсе – Кремль-Чернышевский урамнары кисешкән урындагы зират. Биредә 1530 елга караган кабер ташы табыла. Икенчесе – Мәскәү белән Камал урамнары киселешкән урындагы Көрәиш бистәсе зираты. Биредә мөселманнарны XVIII гасырга кадәр җирләгәннәр. Өченчесе – Лобачевский бакчасы урынындагы зират.

Бишбалта зираты хәлен барыбыз да беләбез. Ул да ташландык хәлдә. Мөселман зиратларының иң борынгысы – Кабан шәһәрчегендәге каберстан. Хәзерге Әрхәрәй дачалары урынында ХIII гасырга караган каберләрне күреп була.

Казанда әрмән зираты да булган. Ул хәзерге Калинин урамында урнашкан, зират XV-XVI гасырга карый.

Бүген казаннар тарихи зиратлар яки мәчетләрнең кайларда булганын да белми. Кая инде аларны белү?! Без бит булганын да әлегә тәртиптә тотып саклый алмавыбызны күрдек. Миңа калса, Казандагы барлык борынгы зиратларны барлап, Татарстан Диния назарәте белән бергә хәтер тамгаларын куеп чыгарга кирәк.

Айрат Фәйзрахманов, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG