Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда сәясәт Корбан гаетенә дә тәэсир итмәкче


Карасубазар мәчете
Карасубазар мәчете

12 сентябрьдә Кырымның барлык мәчетләрендә Корбан бәйрәме намазлары үтте. Аннексияләнгән Кырым хакимиятләре биредәге мөселманнарның бәйрәменә дә тәэсир итәргә тырыша.

Акмәчеттә зур мәчет булмау сәбәпле, иң зур бәйрәм намазы, элекке еллардагыча, бу юлы да Кырым башкаласындагы Һөнәр берлекләре мәдәният йортында һәм үзәк Кебир Җәмигъ мәчетендә үтте.

Һөнәр берлекләре мәдәният сарае
Һөнәр берлекләре мәдәният сарае

Шундый намазларның берсе Кырымда кырымтатарлар иң күп яшәгән (30-33%) Карасубазар районы баш мәчетендә дә үтте. Монда намазны үткәргән имам Сервер әфәнде “Корбан милләтебезнең тагын да нык булуына сәбәптер. Асылда, гарәпчәдән Корбан сүзе якынлашу димәктер, безне бер-беребезгә һәм Раббымызга якын итмәктәдер, чөнки Корбан гыйбадәте безне Аллаһы Тәгаләгә мал гыйбадәте белән якынайту гыйбадәте”, диде.

Карасубазарда Корбан гаете
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:45 0:00

Корбан гаетенә туры китерелеп Акмәчеттә җәмигъ һәм мәдрәсә кергән “Сеит-Сеттар” комплексы реставрациядән соң 11 сентябрьдә ачылды. Аның тантаналы ачылышында Кырым хакимияте вәкилләре дә катнашты. Бу җәмигъ 1850 елда төзелгән.

Ә менә Бакчасарайдагы кырымтатарлар укмашып яшәгән 6нчы микрорайонда Корбан бәйрәменә багышланган чараларны киләсе шимбә, 17 сентябрьдә үткәрүне ФСБ хәзмәтенең һәм эчкә эшләр министрлыгының тыярга тәкъдим иткәнен белдергән мөфти. Моны Азатлык радиосына Мәҗлес рәисе урынбасары Илми Умеров сөйләде. Бу нәрсә бәлән бәйле дигән сорауга ул “бәлки бу 18 сентябрьдә Дәүләт Думасына узачак сайлау белән бәйледер”, диде.

14 сентябрьдә Акмәчетнең Гагарин исемендәге шәһәр паркында Кырым мөфтияте оештырган Корбан бәйрәменә багышланган ял итү чаралары үзачагы да игълан ителде. Аннексияләнгән Кырымнан читкә сөрелгән һәм хәзер Киевта яшәргә мәҗбүр булган Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров исә бу чараларга бармаска чакырды. Ул моны шулай ук Кырымда эшчәнлеге тыелганнан соң Киевка күченергә мәҗбүр булган ATR бәйсез кырымтатар телеканалыннан сөйләде һәм ул YouTube'ка чыгарылды.

Чубаров Кырым мөселманнарын котлап “Кырым мөселманнары да мөселман дөньясының аерылмас бер өлеше булып Корбан гаетен бәйрәм итә. Төрле илләрдә яшәгән кырымтатар диаспорасы вәкилләре дә кырымтатар халкы белән бергә булу өчен Кырымга килеп йөзләрчә корбаннарын монда чалып җәмәгатебез белән бергә булачаклар. Шулай ук, Корбан бәйрәме чаралары Украинада да үткәреләчәк.

Корбан бәйрәме шатлык, бәхет һәм татулык димәктер. Ләкин соңгы еллар милләтебезгә бик күп авырлыклар китерде. Ана йортыбыз Русия ягыннан басып алынды һәм хәзер анда һичбер иреклек йә тынычлык юк. Кырымны басып алганнар безнең арадан үзләренә ярдәмчеләр сайлап алырга тырыша. Кызганыч, кайберәүләр моңа риза булдылар. Мин бу чыгышымда алар хакында сөйләргә тиеш түгел дип, чыгышымны шундый чакыру белән тамамлыйм:

“Килегез, бу бәйрәм көннәре узачак чараларда бер генә дә Русия байрагы күтәрелмәсен, йә басып алучылардан, аларга хәзмәт иткәннәрдән беркем булмасын. Үзегез оештырган бәйрәм чараларында балаларыгыз, гаиләләрегез белән бәйрәмне үткәрегез, ләкин басып алучылар оештырган бер чарада да катнашмагыз.

Тагын бер чакыруым бар. Безнең дин тотучы 17 кешебезне Русия баскынчылары иректән мәхрүм итте, дистәләрчә яшьләребез югалып китте, йөзләрчә кешеләребез эзәрлекләнде. Алар барысы да бу сынауларны каһарманча кабул итәләр. Бу диндәшләребезнең гаиләләрендә булыгыз. Бу гаиләләрнең балаларын да, картларын да бәйрәм шатлыклары урап алсын” диде.

XS
SM
MD
LG