Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:08

TNS: 5 сәхифә аудитория саны белән телеканалларны уздырган


Иң зур айлык аудитория – Гуглда

Иң зур айлык аудитория – Гуглда

Бер ай эчендә иң зур аудитория – Гуглда, ә Беренче канал бары тик алтынчы урында гына.

Берничә интернет сәхифә карау нигезендә иң зур Русия телеканалларын узып киткән дип яза “Ведомости” TNSның июнь мәгълүматларына таянып. Биредә интернетка мобиль җайланмалар белән дә, компьютер аша да керү исәпкә алынган. Аудиторияне чолгап алуның иң зурысы – Гуглда (88%). Икенче урында Яндекс (87,2%), өченчедә – Вконтакте (86%), дүртенче урында – Ютюб (82,7%), бишенчедә – Майл.ру (81,8%). Беренче канал исә 81,5 процент белән алтынчы урында гына. Россия 1, СТС һәм ТНТ каналларының аудиториясе тагын да азрак – 75 проценттан 79 процентка кадәр.

Көнлек аудитория буенча алдынгылык Вконтактеда (58,7%). Икенче урында Яндекс (50%), өченчедә – Гугл (45,7%), дүртенчедә – Майл.ру (36%), бишенчедә Ютюб (30,9%). Беренче каналның аудиториясе 23,8% процент, ул алтынчы урында.

Русиядә интернетны 72 млн кеше куллана, аларның 50 млны мобиль җайланмалардан керә.

XS
SM
MD
LG