Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:21

Кырымда узачак Дума сайлавыннан соң Украина ПАСЕ эшендә катнашудан туктарга мөмкин


Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин

Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин

Халыкара оешмалар Русия делегациясенең вәкаләтләрен тергезсә, Киев радикаль адымнарга барырга әзер.

Аннексияләнгән Кырымда Дума сайлавыннан соң халыкара оешмаларда Русия делегациясе вәкаләтләре тергезелсә, Украина радикаль адымнарга барырга әзер. Бу хакта Украинаның тышкы эшләр министры Павел Климкин белдерә.

Климкин сүзләренчә, Киев Европа шурасының парламент ассамблеясе (ПАСЕ), ОБСЕның парламент ассамблеясе кебек халыкара оешмалары эшчәнлегендә алга таба катнашмаска мөмкин.

Шул ук вакытта министр Украина бу карарны халык депутатлары үзләре кабул итәргә тиеш, “мин исә радикаль чаралар күрергә чакырам”, дип ачыклык кертә.

Элегрәк Украина президенты Петр Порошенко да дөнья лидерларын Кырымда уздырылган сайлауларны танымаска чакырган иде.

Кырым аннексиясеннән соң ПАСЕдагы Русия делегациясе тавыш бирү һәм җиткәчелек урыннар биләүдән читләштерелгән иде. Ассамблея утырышларында катнашу һәм комитетларда эшләү, чыгыш ясау хокукы калды. 2015 елның гыйнварында Русиягә карата чикләүләрне озайткач, Русия делегациясе Страсбургтан китте. Аннан соң уздырылган сессияләрдә катнашмады.

XS
SM
MD
LG