Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым Югары мәхкәмәсе Илми Умеров адвокаты мөрәҗәгатен кире какты


Мәҗлес рәисе урынбасары Илми Умеров
Мәҗлес рәисе урынбасары Илми Умеров

Умеров адвокаты Мәҗлес рәисе урынбасарына карата җинаять эше ачылу һәм психиатрик хастаханәгә мәҗбүри ябылудан зарланып мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

Кырым Югары мәхкәмәсе Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров адвокатының мөрәҗәгатен кире какты. Ул Умеровка карата җинаять эше ачылу һәм психиатрик хастаханәгә мәҗбүри ябылуы турында зарланып мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Бу хакта Твиттерда аның адвокаты Николай Полозов хәбәр итә. Умеров фикер алышулар вакытында ФСБ тикшерүчесе аны тизрәк кардиология бүлегеннән чыгаруны таләп итте, дип белдерде.

Кырым җитәкчелеге 59 яшьлек Илми Умеровны Русиянең бербөтенлегенә каршы чыга дип гаепли. Аны телеэфирда “Русияне Кырымнан һәм Донбастан чыгып китәргә мәҗбүр итәргә кирәк” дигән сүзләреннән соң эзәрлекли башлыйлар. Сәламәтлеге начараюга карамастан, 11 августта Умеровны психиатрик хастаханәгә мәҗбүри тикшерү узарга яптылар. Илми Умеров "психиатрик экспертиза – миңа тәэсир итү ысулы", дип белдерде.

7 сентябрьдә Умеров хастаханәдән чыкты. Адвокат Марк Фейгин белдерүенчә, алар Илми Умеровны бөтен гаепләүләрдән азат итү өчен көрәшәчәк.

XS
SM
MD
LG