Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыстелле кырымтатар язучылары үз телләрен өйрәнә


Кичәдә катнашкан язучылар
Кичәдә катнашкан язучылар

Кырымтатар мәдәни-тарихи мирасы музеенда шигърият кичәсе узды. Анда дүрт яшь шагыйрь - Сейяре Кокче, Алие Кенжалиева, Майе Сафет, Сейдамет Мустафаев үзләренең иҗат җимешләрен әдәбият сөючеләр белән уртаклашты.

Шагыйрьләр урысча, кырымтатарча язган әсәрләрен укып ишеттерделәр. Кичә “Тавыш белән укылган шигырьләр” дип исемләнгән иде. Кечкенә күләмле проза, кыска, шаян хикәяләр дә яңгырады. Кайбер авторларның, университетта кырымтатар әдәбияты теле бүлеген тәмамласалар да, әсәрләрен урыс телендә язганлыгы ачыкланды кичәдә. Кырымтатар язучылар берлеге белән дә элемтәгә алай ук кермиләр, Кырымда урыстелле язучылар белән төрле чараларда катнашканнары да билгеле, ләкин иҗатларының төп темасы кырымтатарлар, Кырым белән бәйле.

"Сезгә урысча язарга нәрсә этәргеч булды?", дигән сорауга Алие Кенжалиева: "Мин урыс бүлеген бетердем, урыс классикасын күп укыдым, Кировта укыдым, миңа урыс телендә язарга җиңелрәк, ләкин мин инде кырымтатар телендә иҗат итәргә тиешлегебезне аңлый башладым, урысча язганнар күп, урыс әдәбияты зур, ә без үзебезнекен үстерергә тиеш, кырымтатарча яза башладым, урыс телендәге хикәяләрне дә кырымтатарчага тәрҗемә итә башладым", диде.

Соңгы елларда кырымтатар әдәбиятына күбрәк хатын-кызлар кереп килә, ир-атлар, егетләрдән яңа исемнәр юк дәрәҗәдә. Җәмгыятьтә әдәбиятка җитди игътибар кимеп барганда, ир-атлар, күрәсең күбрәк матди якны уйлап, үзләренең киләчәген әдәбият белән бәйләргә ашыкмый. Хатын-кызларның иҗаты исә күбрәк мәхәббәт, әни, яшьлек темасына юнәлтелә. Кырымда иҗат итүче кырымтатар шагыйрьләренең соңгы ике елда Кырым, ватан темасына язулары да ешайды. Монда инде 2014 елда Кырымның Русия тарафыннан аннексияләнүе тәэсир иткән булса кирәк.

Кичәдә чыгыш ясаган шагыйрьләрнең берсе исә “мәктәптә укыта идем, китапханәче булып киттем, чөнки Русия килгәч мәктәптә киң җәелеп барган үзенчәлекле сугышчан патриотизм шартларында эшли алмаячагымны аңладым”, диде.

Кичәдә катнашучылар арасында Алабуга пединститутында сугыштан соң күп еллар эшләгән, аның проректоры булган кырымтатар галиме, язучы Кәрим Җаманаклының кызы Нурия Җаманаклы да чыгыш ясап, "мин галим күзлегеннән карап, сезне тыңлап утырдым. Барыгызда да сәләт очкыннары, талантлы юллар, әсәрләр бар. Миң моңа шатланам, димәк әдәбиятыбызның киләчәге бар”, диде.

XS
SM
MD
LG