Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:38

"Төрки язучылар бердәм булганда үз сүзләрен әйтә алачак"


Яшь төрки язучыларның Казанда Тукай клубында очрашуы, 13 сентябрь 2016

Яшь төрки язучыларның Казанда Тукай клубында очрашуы, 13 сентябрь 2016

12-17 сентябрь Казанда төрки яшьләрнең III фестивале үтә. Яшь төрки язучылар очрашуында тугандаш халыкларны берләштерү өчен уртак тарихны өйрәнү кирәклеге турында фикерләр яңгырады.

12-17 сентябрь Казанда Русия төбәкләре һәм чит илләрдән килгән төрки яшьләрнең III фестивале үтә. Анда Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Якутия, Карачай-Чиркәс республикаларыннан, Казакъстан, Кыргызстаннан да вәкилләр бар. Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, "Идел" яшьләр үзәге оештырган чараның максаты – эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту дип белдерә.

"Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина сүзләренчә, фестиваль әле яшь булу сәбәпле, барлык төрки дөнья белән дә элемтә корылмаган, әмма алга таба тагын да күбрәк кеше катнашачак.

13 сентябрь Тукай клубында үткән яшь төрки язучылар очрашуында төрки халыкларны берләштерү һәм үстерү өчен уртак тарихны өйрәнү кирәклеге турында фикерләр яңгырады.

Очрашуны Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов ачып җибәрде, аннан сүз тарихчы, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага бирелде.

Фәүзия ханым төрки халыклар гасырлар буе бер телдә сөйләшкән, дәүләтләре бер булган, милли каһарманнары да уртак булган дип сүзен башлады.

"Без төрки каганлыклардан башлап, Алтын Урда дисеңме, Себер ханлыгы, Казан ханлыгы, Кырым ханлыгы, Әстерхан ханлыгы кебек ханлыклар корганбыз. Без уртак дәүләтләр тоткан, уртак ханнарны тарихка биреп калдырган бөек халык. Мин тарихчы буларак шуны әйтә алам, без тарихта беркемнән дә ким түгел.

Минем өчен төрки тарих – бик бөек тарих. Аны әле хәтта без үзебез дә белеп бетермибез. Чөнки дөньяда евроцентризм дигән әйбер бар. Менә шушы евроцентризм безне варварлар, кыргый халык дип гел читкә этәрде. Һич юк.

Дәүләтләр тоткан, Аттилла, Чыңгызхан кебек ханнары булган, Алтын Урда кебек дәүләттә генә дә 145 шәһәр корган халык ничек инде кыргый була? Бу дөрес түгел, һәм моны белеп торыгыз!" диде ул.

Фәүзия Бәйрәмова татарча ясаган чыгышын, яшьләрне бердәмлеккә өндәп, төрки халыкларны тагын да югарырак биеклекләргә күтәрү өчен тарихны өйрәнергә чакырып тәмамлады.

Яшь төрки язучыларның Казанда Тукай клубында очрашуы, 13 сентябрь 2016

Яшь төрки язучыларның Казанда Тукай клубында очрашуы, 13 сентябрь 2016

Казан чарасында төрки дөньяның бөтен вәкилләре дә катнашмый. Русия виза таләп иткәнгә күрә Төркия яшьләре бу чарага килә алмаган.

Быел апрельдә Уфада "Төркиләр алтыны" ("Золото тюрков") дигән яшьләр форумы узган иде. "Росмолодежь" исемле хакимият оешмасы оештырган чарада бөтен төрки дәүләтләрдән дә, шул исәптән, Төркиядән вәкилләр катнашмады. Бу форум Русиядәге төрки яшьләр белән эшләүне Мәскәүнең үз кулына алырга омтылуына ишарә иде.

2015 елның ноябрендә Төркия чиген бозган өчен Русиянең Су-24 хәрби очкычы бәреп төшерелгәч, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр начарланды, Мәскәү Әнкараны дошман итте.

Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский күрсәтмәсе нигезендә ике ил арасында мәдәни багланышлар, ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлек тыелды. Русиядәге төрки республикаларның яшь җырчылары халыкара Türkvizyon-2015 бәйгесенә дә бара алмады. Казан университетында Юныс Әмрә үзәге эшчәнлеген туктату да Мәскәү белән Әнкара арасында мөнәсәбәтләр кискенләшә башлаган вакытка туры килде.

Быел июнь ахырында Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган бәреп төшерелгән очкычта һәлак булган очучы гаиләсеннән гафу үтенгәч Русия белән Төркия арасында аралар җайга салына башлады, әмма төрки дөнья белән аралашуны тыйган Мединскийның ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлекне яңадан башларга дигән күрсәтмәсе күренмәде. Әле дә Русиянең бу халыкара оешма белән хезмәттәшлеге ничек булачагы анык түгел.

Русиядәге төрки дөнья белән хезмәттәшлектәге төрле иҗтимагый һәм шулай ук хөкүмәт оешмалары да нинидидер адымнар ясарга куркып тора. Мисал өчен, 2015 елгы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә ТӨРКСОЙ да үзенең бүләген булдырган иде. Быелгы фестивальне оештыручылар, күрәсең, әлеге чарага ТӨРКСОЙ вәкилләрен чакырырга җөрьәт итмәгән.

Бер яктан, Фәүзия Бәйрәмова сүзләренчә, евроцентризм төрки дөньяның берлеген кимсетсә, танымаса, икенче яктан, Русия белән Төркия арасындагы низаг һәм аннан соң киеренкелек бар төрки дөньяга да тәэсир ясады. Азатлык яшь төрки язучылар очрашуында катнашучыларга "Төрки дөньяга шушы тискәре йогынтыны сизәсеме, бу шартларда нишләргә?" дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

Кыргызстан вәкиле Санҗар Тойболатов фикеренчә, төрки дөнья вәкилләре үз халкының мәнфәгатьләрен якларга тиеш.

"Кеше нинди генә хәлдә булмасын үз хокуклары һәм вазифалары турында ачык итеп әйтә алырга тиеш. Язучы, журналист, фәлсәфәче булсынмы ул, кеше үзенең һәм халкының мәнфәгатен якларга тиеш.

Кызганыч, барлык илләрдә дә сүз иреге тәэмин ителми, демократия кәгазьдә язылган кебек тиешенчә булдырылмый. Минемчә, бер кеше генә сугыш кырында сугышчы була алмый. Әгәр берлек була икән, җәмгыятьтә дә, күплектә дә көч барлыкка килә.

Язучылар, шагыйрьләр берләшәләр икән алар җәмгыятьтә үз сүзләрен әйтә алачаклар", дип белдерде Тойболатов.

​Якутия вәкиле Алина Герасимова исә, хәзерге вакытта төрки дөньяга ясалган басымны шәхсән үзенең сизмәве турында әйтте.

"Киресенчә, хәзерге вакытта төрки халыкларның алгарышы тормышка аша. Кайберләребезнең карьерасы үсә, кайберләребезнең мәгарифе яхшыра, кайберләребезнең мәдәнияте алга китә һәм моның белән безнең мәдәниятебез дә, халкыбыз да сакланып кала", ди ул.

Тарихчы, язучы Фәүзия Бәйрәмова, яшь язучылар бүгенге көндә һәр темада үз сүзләрен әйтә алырдай дип саный.

"Төрки яшьләр башкалардан берни белән дә аерылмыйлар. Яхшы яктан әйтүем. Мин алардан үзебезгә караганда да күбрәк көтәм. Чөнки без аларга киңәш кенә бирә алабыз. Без юл салдык. Без алга таба бигрәк тә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк дип юл күрсәтергә тиеш", дип белдерде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG