Accessibility links

"Яблоко" намзәте Игорь Веселовның исем-фамилиясе сайлау кәгазьләрендә татарчага тәрҗемә ителмәячәк


"Яблоко" фиркасе намзәте Игорь Веселов
"Яблоко" фиркасе намзәте Игорь Веселов

Татарстан сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында "Яблоко" фиркасе намзәте  Игорь Веселовның исем-фамилиясен урысча гына калдыруны  “дөрес гамәл” дип таптылар.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында ”Яблоко” фиркасе намзәте Игорь Веселовның исем-фамилиясен русча гына калдыруны "дөрес гамәл" дип тапты.

"Татар теленә тәрҗемтә итү тел кагыйдәләренә таянып ясала, ә кануннарга нигезләнеп түгел. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре урыс фамилияләре, исемнәре һәм аталарының исемнәре татар теленә тәрҗемә ителми дип аңлаттылар, бездә ул аңлатма бар", ди Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентинка Каменькова.

Сайлау комиссиясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин белдерүенчә, 2009 елгы мәхкәмә карарында "сүз хаталы язу турында бармый". Бюллетеньнәрдә урыс милләтле намзәтләрнең бер генә тапкыр язылып, татарларның ике тапкыр язылуы бәхәс уятты.

2009 елда Татарстанның Югары мәхкәмәсе Веселовны яклап чыккан иде. Мәхкәмә карарында, намзәтләрнең хокукларын бозмас өчен, аларның исемнәре, фамилияләре һәм атасының исемнәре урысча да, татар телендә дә ("улы", "кызы" сүзләрен кушып) язылырга тиеш диелде.

Игорь Веселов "Idel.Реалии" сайтына белдергәнчә, Татарстаның Үзәк сайлау комиссиясе моны махсус шулай эшли. "Күренеп тора, әлеге хокук бозу аркасында намзәтләр дә, мәгълүматны татар телендә алырга теләүче тавыш бирүчеләр дә кимсетелә", ди ул.

Күптән түгел "Яблоко" фиркасе намзәте Игорь Веселов Русия Үзәк сайлау комиссиясенә үз исемен сайлау кәгазьләрендә татарчага тәрҗемә итүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.

XS
SM
MD
LG